ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2014 ел
якшәмбе
Татарстанда умарталыклар саны арта. Узан елда 14 меңгә якын махсуслаштырылган хуҗалык бар иде. Бу сезонда исә аларның саны 60ка артты, дип хәбәр итәләр Умартачылык идарәсеннән.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша техник инвентаризация бюросына язылу мөмкин.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ТР муниципаль район җиткәчеләре идарә итү компетенциясен арттыруга юнәлгән мәгариф программасын тормышка ашыра.

Журналистика даирәсеннән тыш киң җәмәгатьчелек эшчәнлеге белән дә актив рәвештә шөгыльләнүче Римзил әфәнде Вәлиев күптән түгел “ТАТМЕДИА” ширкәтендә хезмәт куя башлады.
Татарстанда халыкның 30 проценты – пенсия яшен узган кешеләр. Хәзерге вакытта Ауропада бер пенсионерга эшкә яраклы дүрт кеше туры килә һәм 2050 елга анда көчләр нисбәте 1:2 булырга мөмкин, дип борчылалар. Татарстанда исә вәзгыять бүгеннән үк шундый. Димәк, нәтиҗәдә, таякның юан башы эшче халык җилкәсенә һәм дәүләт бюджетына төшә, дигән сүз.
28 ноябрьдә Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелек тарихы музеенда Кырым тарихы музее (Бакчасарай шәһәре) җыелмаларыннан тупланган “Кырым ханлыгы: тарих һәм мәдәният битләре” дигән күргәзмә ачылды.
Сыйфатлы товарны үзебездә җитештерү – бүген иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Халык кулланышындагы бер төркем товарларны һәм азык-төлекне читтән кертүне тыю нәтиҗәсендә җирле продукциягә ихтыяҗ артты. Татарстан җитештерүчеләре көндәшлеккә сәләтле икәнен кабат “Россиянең иң яхшы 100 товары” бәйгесе дәлилләде.
Компьютерда эшләргә өйрәнергә теләүче әби-бабайлар колагына – быел соңгы курсларга язылырга санаулы көннәр генә калып бара.
Теләче районы элек-электән көчле көрәшчеләре белән дан тота. Шуларның берсе – Татарстанның атказанган спорт остасы Раил Нургалиев 15-22 октябрь көннәрендә Ашхабадта узган билбау көрәшендә икенче тапкыр дөнья чемпионы исемен яулады. Шушы көннәрдә Татарстан спорт министрлыгында узган халыкара ярышларда уңышка ирешкән спортчыларны тәбрикләү тантанасында ул да бар иде. 
Ел саен Әниләр көне якынлашкан көннәрдә биш һәм аннан артык балага тормыш бүләк иткән яисә балалыкка алып тәрбияләп үстергән хатын-кызларга “Ана даны” медале тапшырыла. Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттагы тапкыр балалар тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда зур уңышларга ирешкән тугыз әнигә әлеге зур бүләкне тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International