Пенсионерлар “авыр йөк” түгел

2014 елның 30 ноябре, якшәмбе

Татарстанда халыкның 30 проценты – пенсия яшен узган кешеләр. Хәзерге вакытта Ауропада бер пенсионерга эшкә яраклы дүрт кеше туры килә һәм 2050 елга анда көчләр нисбәте 1:2 булырга мөмкин, дип борчылалар. Татарстанда исә вәзгыять бүгеннән үк шундый. Димәк, нәтиҗәдә, таякның юан башы эшче халык җилкәсенә һәм дәүләт бюджетына төшә, дигән сүз.


Ләкин республиканың өлкән буын вәкилләре үзләрен “авыр йөк” итеп танырга теләми, киресенчә, илнең үсешенә өлеш кертүче өстәмә чыгынак булырга дәгъва итә. Пенсионерларның ялкынлы омтылышларына без ел саен “Балкыш” республика фестивалендә дә шаһит булабыз: быел гына да анда ун мең кеше катнашты.

 





Пенсионерны нәрсә борчый?

 


Бүгенге көндә Татарстанда төрле категориядәге пенсионерлар саны 1 миллион 85 меңгә җитә, ә 223 кеше инде йөз яшь чиген атлаган. Республикадагы иң өлкән затка – Әлмәттән Кадерниса апа Шәфыйгуллинага быел 108 яшь тулган.

 


Өлкән буынның җәмгыять тормышындагы активлыгына йогынты ясаучы сәбәпләр төрле. Илдә уртача пенсия күләме 10910 мең сумны тәшкил итә, Татарстанда бу күрсәткеч – 10434 сум. Аңлашыла ки, пенсия күләме тормыш чынбарлыгыннан ерак тора. Өстәвенә, пенсия яшенә җитеп килгән яки лаеклы ялга чыккан кешеләр эшкә урнашырга теләгәндә еш кына гаделсез мөнәсәбәткә очрый. Кайбер яшь җитәкчеләр уңышлы үсеш өчен өлкән буын туплаган аң-белем һәм тәҗрибә дә кирәклегенә төшенми. Шуңа күрә илдә барган “оптимизация”, нәтиҗәдә, өлкән буынны эштән кыскартуга гына кайтып кала.

 




Татарстанда социаль сәясәткә игътибар бирелүе куандыра, әлбәттә. Бүгенге көндә республикада пенсия алучыларның 38 проценты, ягъни 413,5 мең кеше төрле эшләрдә мәшгуль. Алар, гадәттә, яшьләр сайламаган хезмәткә алына – шәфкать туташы, санитарка, вахтер, каравылчы, исәп-хисапчы, гардеробчы булып эшли. Пенсионерларга эшләү яки табыш китерә торган башка төр эшчәнлек белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр тудыру – республиканың ветераннар оешмалары күтәргән төп мәсьәләләрнең берсе.

 


Яңа бурычлар куелды

 


– Без өлкән буынның көнкүрешендә сыйфат ягын кайгырту һәм шул ук вакытта аларны җәмгыятьнең социаль-икътисади тормышында активлыгын арттыру өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән яңа бурычларны билгеләдек. Пенсиядә булса да кеше гаиләдә дә, мәктәпләрдә дә, элек эшләгән ширкәтендә дә, һәм, гомумән, намус белән хезмәт иткән дәүләткә кирәклеген тоеп яшәргә тиеш. Пенсионерларда дәрт-дәрманны сүндермәс өчен республиканың ветераннар оешмалары дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлекне ныгытачак, – дип белдерде Республиканың ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Хәбир Иштирәков.

 


Өлкән яшьтәге кешеләрне дәүләт дәрәҗәсендә кайгырту ысулларын камилләштерүгә кагылышлы беренчел мөһим тәкъдимнәрне Татарстанның Ветераннар советы дәүләт органнары вәкилләре белән уздырган очрашуда яңгыратты. Алар – чит илләр тәҗрибәсенә таянып, Россиядә һәм, шул исәптән Татарстанда, өлкән кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту буенча илкүләм стратегия булдыру, башкама хакимият системасында өлкән кешеләр мәсьәләләре белән шөгыльләнүче аерым структура төзү. Әлеге тәкъдимнәр белән Ветераннар советы Татарстан Министрлар Кабинетына мөрәҗәгать итте. Моннан тыш, ветераннар берлеге әгъзалары илдә өлкән яшьтәге гражданнар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтын оештыру кирәклеген әйтте. Россия Дәүләт Думасы көн кадагына чыгару өчен, бу мәсьәлә якын көннәрдә Татарстан Дәүләт Советына җиткереләчәк.

 

 


Татарстанда өлкән буынны аеруча борчыган мәсьәләләр – социаль һәм медицина хезмәтләренә кагыла. Бу уңайдан аерым үтенечләр Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Сәламәтлек саклау, Мәдәният министрлыкларына юнәлтелде. Пенсионерларны бигрәк тә 2015 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк, “Россия Федерациясе гражданнарына социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында”гы яңа федераль закон сагайта. Шуңа күрә алар социаль учреждениеләр тарафыннан бушлай күрсәтелүче хезмәтләрнең исемлеген дәүләт тарафыннан расларга тәкъдим итә. Моннан тыш, “Үтемле мохит”, “Интернет – озын гомер”, “Шифаханә – өйдә”, “Мобиль бригадалар” кебек социаль программаларны тормышка ашыру алга таба да дәвам иттерелер дип өметләнә.

 


Өлкәннәрне спортка тарту, республикада төзелгән күп кенә спорт корылмаларыннан файдаланырга мөмкинлекләр булдыру үтенечен исә Ветераннар советы ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына юллады.


 

– Дөньясы акчага табынган, кешелеклелек кыйммәтләре арткы планга күчерелгән заманда яшьләргә ватанпәрвәрлек, рухи-әхлакый тәрбия бирүне өлкән буыннан башка күз алдына китереп буламы? – дип сорау куя Хәбир Иштирәков. Аның сүзләренчә, ветераннар үзләре дә җәмгыятьтәге күп кенә социаль мәсьәләләрне чишәргә сәләтле. Мәсәлән, Азнакай районындагы ветераннар оешмасы республикада беренчеләрдән булып иҗтимагый тәрбиячеләр институтын ачкан. Районда авыр холыклы 69 яшүсмер шефлыкка алынган. Бу эшкә район җитәкчелеге дә кушылган. Әйтик, район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзе үк ике баланың язмышы өчен җаваплы.




Юбилей елына баглаган өметләр


– БДБ илләрендә Бөек Ватан сугышы ветераннары елы итеп игълан ителгән 2015 елга зур өметләр баглыйбыз, – ди Хәбир Иштирәков. –  Юбилей елында ветераннарның, пенсионерларның социаль-икътисади хәленә, аларга медицина, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә, көнкүрешләрен яхшыртуга юнәлдерелгән программаларның нәтиҗәлелеге тагын да артыр дип ышанабыз.



Мәгълүм булганча, республикада 77 мең Бөек Ватан сугышы ветераны көн күрә, аларның 4816 кеше – фронтовик булса, 71714се – тыл хезмәтчәне. Агымдагы елның 1 ноябренә торак шартларын яхшырту таләп ителгән 18 630 кешенең 18114се әлеге максатка бирелүче субсидияләрне алган инде. 2015 елда тагын 363 сугыш ветеранын һәм аларның тол хатыннарын торак белән тәэмин итү планлаштырыла.

 


 

 


Лилия ГАДЕЛШИНА. Солтан ИСХАКОВ фотолары


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International