-Син Ашхабадта көрәшеп йөргәндә татарча көрәш буенча Татарстан чемпионаты узды. Син әлеге бәйгедә катнаша алмавыңа үкенмисеңме?
-Үкенү хисе бар. Анда безнең Теләче районы командасы бик үк уңышлы чыгыш ясый алмады. Ләкин мин Татарстан чемпионы исемен яуласам да, ул җиңү командага югарырак урын алырга ярдәм итмәгән булыр иде. Декабрь аенда Теләчедә 1996-1997 елларда туган егетләр арасында дөнья беренчелеге узачак. Моңа хәзер әзерлек бара. Рөстәм Нургалиевич кушуы буенча Ашхабадка район җитәкчелеге барып андагы турнирның ничек оештырылуын карады, үзебезнең афишаларны куйдык. Төрекмәнстан башкаласында узган ярышны оештыру бик үк югары дәрәҗәдә түгел иде. Тамаша кылучылар да аз булды, чөнки ярыш аз халык сыйдырышлы спорт сараенда узды.
-Бездәге спорт ярышларын оештыру мөмкинлекләре белән Ашхабадны чагыштырып ни әйтә аласың?
-Анда бәлки әйбәт спорт сарайлары да бардыр, ләкин без анысын күрмәдек. Гомумән, минем Казандагы кебек бөтен уңайлыклары булган көрәш сараен беркайда да күргәнем юк.