9 әни “Ана даны” медале белән бүләкләнде

2014 елның 30 ноябре, якшәмбе






Ел саен Әниләр көне якынлашкан көннәрдә биш һәм аннан артык балага тормыш бүләк иткән яисә балалыкка алып тәрбияләп үстергән хатын-кызларга “Ана даны” медале тапшырыла. Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттагы тапкыр балалар тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда зур уңышларга ирешкән тугыз әнигә әлеге зур бүләкне тапшырды.

 


Һәрберебез белә: республикабыз ныклы һәм тату гаиләләр белән дан тота. Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзендә моны саннар белән дә дәлилләде. Татарстанда 1,1 миллион гаилә исәпләнә, шуларның 28,5 меңе быел теркәлгән. Күп милләтләрне сыендырган республикабызда, билгеле, катнаш никахлар да бик еш күренеш.  Республикабызда бүгенге көндә андыйлар 5280 икән. «Ныклы катнаш гаиләләр – республикабызда тынычлык саклану нигезе», - дип ассызыклый республика башлыгы.

 


Татарстанда балалар табу һәм аларга тиешле тәрбия бирү өчен бик күп эшләнүен дә билгеләде Президент. Яңа туган сабыйлар саны елдан-ел арту да шуның күрсәткече.  2014 елның 10 аенда 48 меңнән артык бала туган, бу 2013 елның шул ук вакыты белән чагыштырганда 319га күбрәк. Аларның саллы өлеше гаиләләрдә икенче һәм аннан соңгы балалар.

 


Республикада балалы гаиләләргә ярдәм итү төрле яклап алып барыла. Сәламәтлек өлкәсендә үткәрелгән модернизация перинаталь ярдәм хезмәтен яхшыртырга мөмкинлек биргән. Быел Казанда Республика клиник хастаханәсе нигезендә перинаталь үзәк төзелә башлаган. Ул 200 кешене кабул итә алачак. Балалар бакчаларына чират мәсьәләсе дә әкренләп хәл ителә. Соңгы биш елда республикада мәктәпкәчә яшьтәге балаларга 34 мең яңа урыннар булдырылды. 200дән артык балалар бакчасынәниләр өчен ишекләрен ачты. Бу юнәлештә эш алдыгы елларда да дәвам ителәчәк.

 


Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге бирү, 2007 елдан башлап биш һәм аннан артык балалары булган гаиләләрне торак сертификатлары белән тәэмин итү программасы гамәлгә ашырыла.

 


- Безнең өчен һәрчак гадәти гаилә кыйммәтләрен саклау, җәмгыятьтә гаилә әһәмиятен арттыру игътибар үзәгендәге мәсьәлә булды.  Аналар көнендә күп балалы әниләрне «Ана даны - Материнская слава» медале белән бүләкләү күркәм традициягә әверелде. 15 ел эчендә мондый зур бүләккә 1303 ана лаек дип табылды. Бүген мин зур шатлык хисе белән әлеге дәүләт бүләген тагын 9 анага тапшырам, - диде Президент.

 


2013 елдан «Зур гаилә» хәйрия акциясе кысаларында 7 һәм аннан артык бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләрне автомобиль белән бүләкләү гадәте дә дәвам иттерелде.  Бүген машина ачкычлары тагын 3 Татарстан гаиләсенә тапшырдыылды.

 


- Балалар сау-сәламәт булсын, яхшы мәктәпләргә йөрсен өчен тырышачакбыз. Гаилә тынычлыгы, уңайлыгы өчен шарталар булдырачакбыз. Һәр Татарстан гаиләсенә сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм тату гомер телим, - дип тәбрикләү сүзләрен ирештерде Рөстәм Миңнеханов.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International