Әбиләргә интернет кирәк

2014 елның 30 ноябре, якшәмбе








Компьютерда эшләргә өйрәнергә теләүче әби-бабайлар колагына – быел соңгы курсларга язылырга санаулы көннәр генә калып бара.

 


Татарстанда өченче ел тормышка ашырылучы “Интернет – озын гомер” проекты үзенең актуальлеген әле дә югалтмый. Яшьләр көндәлек тормышны цифрлы технологияләрдән башка күз алдына китерә алмаган кебек, өлкән буын да алардан калышмаска тырыша. Дәүләт тарафыннан финансланган программаның беренче елында ук республикада ун меңнән артык пенсионер компьютер белеме нигезләрен үзләштерде.

 


Казанның халык мәшгульлеге үзәге белгече Энҗе Закирова хәбәр иткәнчә, быел Казанда 1335 пенсионерны компьютерда эшләргә өйрәтү күздә тотыла. Быел курсларга язылырга өлгерми калучыларга, бәлки, киләсе елда шундый мөмкинлек тудырылыр дигән өмет бар.

 


Өлкән буын вәкилләре өчен компьютер курсларын оештыру буенча дәүләт заказын үтәүче оешмаларның берсе – Исәпләү техникасы һәм информатика фәнни-җитештерү берләшмәсе башкаланың Совет, Яңа Савин, Мәскәү, Авиатөзелеш һәм Киров районнарында яшәүче пенсионерларны укыта.

 


– Быел компьютер курсларын май аенда башлап җибәргән идек. Шушы вакыт эчендә меңгә якын кеше кулларына сертификат алды, быелга исәпләнгән соңгы курслар декабрьдә узачак. Гадәттә, җәйге чорда пенсионерлар күп вакытын бакчаларында уздыра, шуңа күрә аларны аудиториягә җыюы авыррак иде. Хәзер исә курсларга килүчеләр артты, – ди Исәпләү техникасы һәм информатика фәнни-җитештерү берләшмәсе идарәчесе Артур Вәлиев.

 


Курслар бер айга исәпләнгән. Программа буенча 72 сәгать укыту каралган. Дәресләр атнага өч тапкыр яки көн саен үткәрелә, соңгысы – курсны 18 көндә тәмамларга мөмкинлек тудыра. Монда имтиханнар юк, ай азагында һәр кешенең кулына компьютер курсларын тәмамлавын раслаучы сертификат тапшырыла. Пенсионер алга таба эшкә урнашырга уйласа, бу мөһерле кәгазьнең ярдәме тими калмас, диләр.





2012 елдан бирле пенсионерлар белән эшләүче Вера Лисинаның мөгаллимлек стажы 30 елдан арта, тик ул гомере буена инженерларны укыткан.

 


– Пенсионерларны беренче карашка гади әйберләргә өйрәтү таләп ителсә дә, чынлыкта өлкәннәрне укыту – катлаулы эш икән. Алар моңа кадәр “күз күрмәгән, колак ишетмәгән” яңа техник атамаларга ияләшә алмый интегә, яшь бару сәбәпле, хәтер яклары да аксый, – ди мөгаллимә.

 


Шулай да, Вера ханым аңлатканча, өлкәннәргә цифрлы технологияләр белән дуслашу җәмгыять тормышыннан читләшмәс өчен кирәк. Алар социаль челтәрләрдә дуслары, туганнары белән аралаша алудан, мөһим дәүләт хезмәтләреннән интернет аша файдалана белүдән чиксез куаныч кичерә. Моңа кадәр өендә компьютеры булмаган кеше курсларга йөри башлагач, беренче эш итеп, үзенә ноутбук сатып алу ягын кайгырта.

 


Бабайларда горурлык көчле

 


Пенсионерларга компьютерны кабызу-сүндерү җаен гына түгел, Windows операция системасы, Word текст редакторы, Excel һәм PowerPoin программалары турында да мәгълүмат бирәләр. Интернет, электрон тартма, социаль челтәрләр, Россия һәм Татарстанның дәүләт хезмәтләре интернет-порталларыннан файдаланырга өйрәтәләр. Гомумән, 60-70 яшьтән узган әбиләр һәм бабайлар беренче дәрестән үк интернет дөньясы белән таныштыруны сорый. Бәлки, чыннан да, аларга текстлар җыя, таблица һәм презентацияләр ясый торган программаларның тормышта кирәге дә юктыр...

 


Казанның “Идел-пресс” типографиясендә эшләп лаеклы ялга чыккан 62 яшьлек Надия Садриеваның компьютер курсларына икенче тапкыр язылуы. Беренче юлы ул авыру сәбәпле, укуын тәмамлый алмый калган.

 


- Халык мәшгульлеге үзәгенә баргач, пенсионерларны компьютер курсларына чакыруларын ишеттем. Торак-коммуналь хезмәтләр, телефон, телевидение өчен электрон терминаллардан түләргә әкренләп өйрәндем инде. Интернет мөмкинлекләреннән дә файдаланырга телим. Екатеринбург шәһәрендә яшәүче улым Рөстәм белән интернет аша сөйләшергә хыялланам, – дип уй-ниятләре белән уртаклаша Надия апа.


 


 

Озак еллар Казанның оптика-механика заводында хезмәт куйган 65 яшьлек Людмила Бизунович та ноябрь ае дәвамында көн саен бер дәресне калдырмыйча укырга йөргән. “Мин Ставрополь крае, Киров өлкәсендә яшәүче туганнарым белән интернет аша аралаша башларга җыенам. Балалар үзләренә яңа компьютер сатып алгач, искесен миңа бирделәр. Хәзер кайсы төймәгә басарга икән дип, курыкмыйча компьютер каршына утырам”, – ди Людмила ханым.


Компьютер курсларына килүчеләрнең күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итә. Моны ир-атлар яңа технологияләрне үзлегеннән дә тиз өйрәнә, дип аңлатучылар бар. Ә менә курсларга язылган очракта, бабайлар, гадәттә, бер-ике дәрестән соң укуын ташлый икән. Укытучыларның күзәтүенчә, малай-шалай кебек парта артында утыру – бу тормышта “утны-суны кичкән” ир-атларның мин-минлегенә тия, ди.


Ничек кенә булмасын, өлкәннәрнең компьютер һәм интернеттан файдалана белүе гаиләдә дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга өлеш кертүен дә әйтәләр. Үзе интернеттан чыкмаган әби, балаларын һәм оныкларын көне-төне компьютер “кочаклап” утырган өчен тиргәми башлый икән.



Лилия ГАДЕЛШИНА, автор фотолары


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International