Кырым ханлыгының серләре казанлыларга ачылды

2014 елның 30 ноябре, якшәмбе






28 ноябрьдә Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелек тарихы музеенда Кырым тарихы музее (Бакчасарай шәһәре) җыелмаларыннан тупланган “Кырым ханлыгы: тарих һәм мәдәният битләре” дигән күргәзмә ачылды.



Аның төп экспонатларын музейга нигез салучы Гөләвәр Алтынның (Гуливер Альтин) дөньяның 35 иленнән җыелган әйберләре тәшкил итә. Алар арасында Европаның XVI – XX гасырлардагы географик карталары, XV – XVII гасырлардагы Европа гравюралары һәм ташбасмалары, XVI – XIX йөздәге китаплар, кулъязмалар, фотографияләр бар.

 


Күргәзмә Кырым ханлыгы тарихын, аның административ структурасын, халыкара элемтәләрен, Кырым татарларының көнкүрешен һәм рухи тормышын, фән һәм мәдәният казанышларын тәкъдим итә. Кызыклы экспонатлар арасында Кырым ханлыгының географик карталары, истәлекле урыннары төшерелгән ташбасмалар, төрек миниатюраларының репродукцияләре, көнчыгыш һәм Европа сәяхәтчеләре, дипломат һәм галимнәренең сирәк очрый торган китапларын күреп була.

 


Шулай ук монда Европа газеталарында Кырым турында басылган мәкаләләрен, Кырым татарларының сәясәт эшлеклеләренең, әдәбият вәкилләренең портретларын да табып була.

 

Күргәзмә 2015 елның 27 февраленә кадәр эшлиячәк. Музей сишәмбе-пәнҗешәмбе, шимбә-якшәмбе көннәрендә 10.00-18.00 сәгтьләрдә эшли. Ә җомга көн исә музейдагы эш көне көндезге сәгать 12дән кичке сәгать 9га кадәр дәвам итә.

 

 


Солтан ИСХАКОВ фотолары


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International