ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
Ташлы Кавал авылы мәдәният йортында хезмәт эшчәнлеген әлеге авыл  җирлеге башлыгы вазифасында төгәлләгән Исмәгыйль Гариф улы Даутовны хөрмәтләү тантанасы булды.

Алдагы ял көннәрендә – 31 гыйнварда һәм 1 февральдә “Усад” автодромында автомобильләрнең кышкы узышы буенча чемпионат булачак.

Биектау муниципаль районының балалар-үсмерләр спорт  мәктәбендә  яңа  ел уңышлы башланып китте. 10  гыйнвар көнне “Биектау” универсаль спорт комплексында спорт  мәктәбе шәкертләре каратэ  буенча төсле билбауларга ия булу өчен имтихан бирде.


27
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе

Биектау районының иң зур авыл җирлеге гражданнары җыелышы 3 нче урта мәктәптә узды. Анда район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Мөхлисов, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты  Рәфкать Кантюковның ярдәмчесе Гүзәлия Минкина катнашты. Биектау авылы халкы бик актив булды.

Ел саен гыйнвар-февраль айларында  район, төрле  оешма җитәкчеләре халык белән очрашалар. Әле күптән түгел генә шундый очрашу Ямаширмә авыл җирлегендә  булды. Төзекләндерү, авыл кешеләренең тормыш-көнкүрешен яхшырту  өчен авылларда ниләр башкарылуы турында Ямаширмә авыл җирлеге башлыгы Фәнил Мөхтәров сөйләде.
Усад авылының иске паркы менә ничәнче кыш инде һәр якшәмбедә балалар һәм өлкәннәрне бергә җыя.

26
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
Биектау районы прокуратурасы балигъ булмаганнарның торакка хокукларын бозуны туктатуны суд тәртибендә таләп итә.
Быелгы җәйдә Казанда су спорты буенча Дөнья чемпионатының иң югары дәрәҗәдә узачагына ышаныч зур. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов белдерде. Яхшыга өметләнү юктан гына түгел: министр әйтүенчә, Казан әлеге чемпионатка әзерлек эшенә Универсиада төгәлләнүнең икенче көнендә үк җиң сызганып керешкән.
Хәзерге вакытта Татарстанда фатир хуҗалары үз торак йортларын тоту, идарәче компанияләрнең эшчәнлеген контрольгә алу буенча шактый зур вәкаләтләргә ия. Тик милекчеләрнең күбесе бу эшкә битараф карый, ни сәбәпледер әлеге мөмкинлектән файдаланырга ашыкмыйлар...

Г.Камал исемендәге театр Самар һәм Оренбур шәһәрләренә гастрольләргә китә. 9-15 февральдә узачак гастроль афишасында театрның соңгы премьералары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International