Биектау авыл җирлегендә төзекләндерү эшләре дәвам иттереләчәк

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Биектау районының иң зур авыл җирлеге гражданнары җыелышы 3 нче урта мәктәптә узды. Анда район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Мөхлисов, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты  Рәфкать Кантюковның ярдәмчесе Гүзәлия Минкина катнашты. Биектау авылы халкы бик актив булды.

Биектау авыл җирлеге башлыгы Геннадий Беспалов үзенең отчет докладында әлеге төбәктә 12812 кеше теркәлгән булуы, дүртенче ел инде балалар тууның үлү очракларыннан күбрәк булуы турында әйтте. 2014 елда үзара салым акчасына 44 контейнер мәйданчыгының 30ы тәртипкә китерелгән, Биектау авылы, Калинино, Клетни, Эстачи авылларының кайбер урамнарына вак таш җәелә. Инеш бистәсендә урамнар яктыртыла, тукталыш павильоннары урнаштырыла, Пановкада һәм 2 нче мәктәптә һәлак булган якташларга һәйкәлләр салуда ярдәм күрсәтелә. Авыл үсә-киңәя, бер елда 187 шәхси йорт салынган. Әлеге җирлекнең төп проблемаларыннан берсе – су белән тәэмин итү. Чөнки су, торак төзелеше актив алып барылу сәбәпле, һаман күбрәк тотыла. Җирлек юллар ремонтлауны дәвам итәргә, берничә балалар мәйданчыгы куярга, поселоклардагы урамнарны яктырту җайланмаларын ремонтларга, христианнарның яңа зиратына  һәм мөселман зиратына койма тоту эшләрен башкаруны планлаштыра. 

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин биектаулыларга балалар тәрбияләүгә игътибарны арттырырга, аларны кыенлыклардан курыкмаска өйрәтергә, физик хезмәт һәм спорт белән чыныктырырга киңәш итте.

Гүзәлия Минкина Дәүләт Советы депутаты Рәфкать Кантюков җитәкчелегендәге “Газпром трансгаз Казань” җаваплылыгы чикле ширкәте эшчәнлеге турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International