Усадта – кышкы автоузышлар

2015 елның 31 гыйнвары, шимбә

Алдагы ял көннәрендә – 31 гыйнварда һәм 1 февральдә “Усад” автодромында автомобильләрнең кышкы узышы буенча чемпионат булачак.

Татарстанда һәм Биектау районында  автоспорт үсешенең тарихы белән аерылгысыз бәйләнештә  булган  кеше – Аркадий Николаевич Дадаев  Биектау телевидениесенә интервью бирде. Ул егерме ел дәвамында “Биектау” автодромында  автомобиль кроссы  ярышларының һәм “Усад” автодромында кышкы бозлы юлдан узышуларның төп оештыручысы булды. Бөтенсоюз категориясенә ия судья, халыкара ярышлар (ФИА) судьясы, спорт буенча мактаулы судья, Россия физик культурасының атказанган хезмәткәре, Татарстан Республикасының  физик культура һәм спорт  отличнигы – әлеге легендар шәхеснең  “титуллары” болар белән генә бетми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International