ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Бу атна азагында Татарстан халкын өч көнлек ял көтә – 17 июль көнне Ураза бәйрәмен билгеләп үтәбез.
Бу хакта Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников белдергән.
4-6 сентябрь көннәрендә башкалабызда VII Казан Халыкара үзешчән, яшьләр һәм балалар кинофестивале узачак. Күркәм гадәткә кергәнчә, ул Казан Халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында үткәрелә.
Изге Рамазан аеның төгәлләнүенә санаулы көннәр генә калып бара. Рамазан аеның соңгы ун көннәре аеруча кадерле, кыйммәтле, чөнки бу айның ахырында фазыйләтле көннәр бар.
Соңгы вакытта Казан юлларында “әфлисун төсе”ндәге тамгалар барлыкка килә башлады. Машина йөртүчеләргә алар буенча хәрәкәт итү катгый тыела. Әлеге кагыйдәне бозган өчен штраф күләме 1500 сум тәшкил итә
Татарстанның “Керәшен чибәре” бәйгесе инде күптән “Питрау” керәшен мәдәнияте бәйрәменең йөзек кашына әверелде. Быел Мамадыш районының Җөри авылында “Питрау” бәйрәмен уналтынчы тапкыр билгеләп үттеләр, ә “Керәшен чибәре” бәйгесен биредә 2004 елдан оештыралар.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе  шундый фаразлары белән уртаклашты.
Көньяк Кореяның Кванджу шәһәрендә XXVIII Бөтендөнья җәйге Универсиада уеннары да тарихка кереп бара. Иртәгә, 14 июльдә, ярышлар тантаналы төстә ябылачак.

12
июль, 2015 ел
якшәмбе
«Рябинушка» балалар бакчасында ул көнне иртәдән үк татарча бию көйләре яңгырый башлады. Ник дисәгез, бездә күңелле бәйрәм – Сабантуй булды.
Отпусклар сезоны башланды. Ата-аналар баланы диңгез буена, ә кайчакта чит илгә дә алып барырга тырыша. Еш кына баланы ялга әтисе йә әнисе генә, кайвакыт әбисе яки бабасы алып бара. Баланың өлкәннәр озатуында спорт җыеннарына, лагерьга барган чаклары да була. Чик аша узганда проблемалар килеп чыкмасын өчен, баланы чит илгә  алып  чыгу  кагыйдәләрен  белү  мөһим.
Соңгы елларда ул кагыйдәләр бераз үзгәрде. Баланың чит илгә чыгуына ризалыкны ничек рәсмиләштерергә, дигән сорауның юридик нечкәлекләрен газета укучыларга нотариус ярдәмчесе Гөлнур Сафина аңлата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International