Иртәгә Татарстанда яңгырлы булачак

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе  шундый фаразлары белән уртаклашты.

 

14 июльдә республика буенча аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Күпчелек районнарда яңгыр ява. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең көчәю ихтималы да бар.

 

Һава температурасы төнге сәгатьләрдә – 9-14, көндез исә 18-23 градус җылы булачак.

Татарстанның күпчелек районнарында 15 һәм 16 июльдә дә яңгырлы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International