СПОРТ II Казанда йөзү буенча Европа чемпионаты уздырылырга мөмкин

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

Бу хакта Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников белдергән.

 

Баштарак 2019 елгы әлеге турнирны Краснодарда уздырырга ниятләгәннәр иде. Әмма шәһәрдә хакимияттәге үзгәрешләр әзерлек мәсьәләсендә берникадәр авырлыклар тудырган. Шул ук вакытта Краснодардагы табигатьнең соңгы вакыттагы шаярулары да мондый карар кабул итәргә этәргән.

 

– Казан 2019 елгы чемпионатка дәгъва кылыр, мөгаен, – дигән Владимир Сальников.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International