Питрау күрке - “Керәшен чибәре”

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

Татарстанның “Керәшен чибәре” бәйгесе инде күптән “Питрау” керәшен мәдәнияте бәйрәменең йөзек кашына әверелде. Быел Мамадыш районының Җөри авылында “Питрау” бәйрәмен уналтынчы тапкыр билгеләп үттеләр, ә “Керәшен чибәре” бәйгесен биредә 2004 елдан оештыралар.


Ел саен аның сайлап алу турына республиканың һәр районы иң уңган-булган керәшен кызын тәкъдим итә. Бәйгенең географиясе елдан-ел киңәя бара, шушы вакыт эчендә анда Татарстан, Башкортстан, Чиләбе якларыннан 200дән артык керәшен кызы катнашты. Беренче тапкыр Мамадыш районы хакимияте тарафыннан оештырыла башлаган бәйгене 2007 елдан Татарстанның Керәшеннәр иҗтимагый җәмгыяте үз канаты астына алды. Ул сайлап алу турларын уздыруда, кызларны бәйгегә әзерләүдә бөтен җаваплы эшләрне башкара.

Һәр елдагыча бу юлы да жюрины Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Наил Дунаев җитәкләде. Быел бәйгедә тугыз кыз көч сынашты. Алар матур милли киемнәр киеп, җырлады, биеде, аш-суда осталыгын күрсәтте: жюри әгъзаларын Мамадышның бәрәңгеле пәрәмәче, Алексеевскиның җир җиләге бәлеше, Кукмараның мич коймагы, Чиләбе өлкәсенең татлы урамасы, Башкортстанның кан тәбәсе (һ.б.) белән сыйлады.

“Керәшен чибәре” – ул милли бәйге, анда кызларның буй озынлыгын да, бил нечкәлеген дә бәяләмиләр. Үз милләтенең тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, аш-су осталыгын иң яхшы белгән кызлар гына “Керәшен чибәре” исеменә лаек була. Быел кыйммәтле ташлар белән бизәлгән көмеш күчмә таҗга Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районы Сарашлы авылыннан 19 яшьлек Юлия Савельева лаек булды. Бәйге биремнәрен үтәгәндә Юлияга көч биреп торырга Чиләбедән бер төркем туганнары, дуслары да килгән иде. Алар керәшеннәрнең “Аш бирү” йоласын сәхнәләштерергә ярдәм итте. Бу йоланы Чиләбе ягының керәшен гаиләләре мәрхүм туганнарының рухына дога кылу өчен элек-электән үтәгән. Мәсәлән, Мамадыш районы керәшеннәрендә дә шуңа охшаган “Олы аш” йоласы бар. Юлия Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасында укый, аның думбрада уйнавы, борынгы җырларны моңлы итеп башкаруы жюрины шунда ук әсир итте.

Икенче урынны Башкортстанның Октябрьск шәһәреннән 25 яшьлек Марина Карпова яулады. Өченче урынны алган Мамадыш районының Үсәли авылы кызы, 17 яшьлек Галина Константинова керәшеннәрдәге “Тройсын бәйрәме” күренешен сәхнәләштерде. Әйтергә кирәк, Галинаның апасы Алинә Константинова 2012 елның “Керәшен чибәре” исеменә лаек булган иде.

– Питрауда “Керәшен чибәре” бәйгесе оештырылу очраклы түгел – Питрауда керәшеннәр элек-электән кәләш сайлаган. Изге Тройсын бәйрәмендә кызлар теләк теләп, каен агачы ботакларын суга агызган, ә Питрауда егетләр үзләренә кәләш сайлаган, ярәшкән яшь парлар көз җиткәч Покрауда туй итә торган булган, – ди Татарстанның Керәшеннәр иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, “Туганайлар” газетасы баш мөхәррире Людмила Белоусова. – “Керәшен чибәре” бәйгесе бүгенге яшьләребез арасында һәм, гомумән, республикада һәм илебездә керәшеннәрнең бай мәдәниятен, гореф-гадәтләрен танытуда мөһим роль уйный. Бу бәйгедә үзләрен сынап караган кызлар алга таба тагын да әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда катнаша. Әйтик, бүген чибәр кызларыбызның күбесе керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамблендә, “Бәрәкәт” керәшен яшьләре оешмасында, “Айбагыр” этник лагеренда, “Туганайлар” газетасында көч куя. Безгә алмашка лаеклы буын үсә. Бу уңайдан Регина Павлова, Светлана Максимова, Елена Чулкова, Алинә Прокофьева, Алинә Давыдова һәм башка кызларның исемнәрен телгә алырга мөмкин.

Людмила Белоусова сүзләренчә, беренче урынны яулаган кыздан кала, бүтәннәр “Керәшен чибәре” исеменә киләсе елда дәгъва итә ала. “Керәшен чибәре-2016” бәйгесенә әзерлек инде гыйнвардан ук башланачак.


Лилия ГАДЕЛШИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International