ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2015 ел
сишәмбе
Агымдагы елда Татарстан Республикасында, үзләре белән без газ хезмәтендә эшләүчеләр, газ җиһазларын  алыштырырга  килүчеләр дип таныштырып, гражданнарның квартираларыннан әйберләр урлау фактлары теркәлде.
15 июль көнне 12.00дә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы "Халык инспекторы" проектын тормышка ашыруга багышланган матбугат конференциясе үткәрә.

Бүген Иннополис шәһәрендә яшьләр өчен еллык киңкүләм белем бирү чарасы - "Президент академиясенед ьщйге кампусы" IV Халыкара белем бирү форумы үзенең эшен башлап җибәрде. Җәйге кампусның темасы - "Мөмкинлекләр территориясе: Идеяләр. Кыйммәтләр. Белем". Чарада катнашучыларны Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов,  "Россия Саклык банкы" идарә рәисе Герман Греф, Россия элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сәламләде.

Бүген Иннополис шәһәрендә яшьләр өчен еллык киңкүләм белем бирү чарасы - "Президент академиясенең җәйге кампусы" IV Халыкара белем бирү форумы ачыла.
13 июльдә Казанда “Заречье” сәламәтләндерү лагеренда Татарстанның яшь геологлары арасында II республикакүләм ачык кыр олимпиадасын ябу тантанасы уздырылды. Чара ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында үтте.

13
июль, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырты буенча эш алып бара.

Шимбә көнне ИТ-паркның Чаллы мәйданында StartUp Сабунтуй 2015 экспедициясе финалы һәм DemoDay инвестицион сессиясе узды.

Түбән Камада капиталь төзекләндерелгән ике балалар бакчасы ачылды.
Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында кулында билеты булган шәһәр халкы һәм аның кунаклары җәмәгать транспортында бушка йөри алачак.
Кичә мошенниклар Казанның Совет районында гомер кичерүче 60 яшьлек хатын-кызны кәкре каенга терәтеп калдырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International