Казанда җәмәгать транспортында йөрү түләүсез булачак

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында кулында билеты булган шәһәр халкы һәм аның кунаклары җәмәгать транспортында бушка йөри алачак.

 

Шулай итеп, Универсиада тәҗрибәсен кабат кулланырга, тамашачыларга спорт объектларына баруны җиңеләйтергә булганнар. Казанның җәмәгать транспорты берләшмәләренә моның өчен 12 миллион сум күләмендә компенсация түләнәчәк. Бу хакта бүген Казан мэриясенең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә әйтелде.

Бушка йөрү мөмкинлеге шулай ук аккредитацияләнгән затларга да бирелә. Волонтерлар исә Спорт проектлары башкарма дирекциясе тарафыннан бирелгән электрон юл билеты ярдәмендә йөриячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International