Түбән Камада төзекләндерелгән ике балалар бакчасы ачылды

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

Түбән Камада капиталь төзекләндерелгән ике балалар бакчасы ачылды.

 

Шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү оешмасының һәр икесе дә моннан 40 ел чамасы элек төзелгән. Берникадәр төзекләндерү эшләре моннан 20 ел элек ясалган, ә капиталь ремонт бер тапкыр да булмаган. Быел әлеге эш өчен Татарстан Президенты программасы буенча 20шәр миллион сум акча бүлеп бирелгән. Моннан тыш җирле бюджеттан да 8әр млн. сум өстәлгән. Әлеге акчага биналар төзекләндерелеп кенә калмаган, ә бакчаларга җиһаз, кирәк-ярак та сатып алынган.

Районда быел өч тагын яңа балалар бакчасы ачарга ниятлиләр. Аның берсе – 31 нче микрорайонда, ә икесе авылларда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International