Алдану бәясе – 110 мең сум

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

Кичә мошенниклар Казанның Совет районында гомер кичерүче 60 яшьлек хатын-кызны кәкре каенга терәтеп калдырган.

 

Аның кәрәзле телефонына банк картасының блокировкалануы турында СМС-хәбәр ккилә. Картаны кабат "тәртипкә китерү" өчен ниләр эшләргә кирәклеге дә аңлатылган була. Шуңа таянып, зыян күрүче хатын-кыз 110 мең 500 сум акчасын банкомат аша алдакчыларга күчерә. СМС-хәбәр юллаучылар Волгоград өлкәсеннән булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International