ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2015 ел
җомга
Хөрмәтле биектаулылар!

17 нче июльдә  мөселманнар иң мөкатдәс бәйрәмнәрнең берсе –  рухи пакълек,  игелек гәүдәләнеше булган изге Рамазан аеның тәмамлануын белдергән Ураза бәйрәмен билгеләп үтәләр. Сезне чын күңелемнән шушы олуг бәйрәм белән котлыйм.

16
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Газетабызның 8 июльдә чыккан 49 нчы санында Дөбъяз авылыннан «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнгән Фәния һәм Марат Садриевлар турында язган идек. Әти-әнинең матур үрнәге балаларга да күчә – бу язма аларның уллары Нияз гаиләсе турында.


15
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Агымдагы елда югары уку йортларына көндезге бүлеккә укырга керүче абитуриентлар өчен 410 бюджет урыны билгеләнгән.
Исегезгә төшерәбез, 9 көннән соң су төрләре буенча 16нчы дөнья чемпионаты башланып китәчәк. Чемпионат Казанда 2015 елның 24 июленнән 9 августка кадәр дәвам итәчәк.
Шикиннар гаиләсе моннан илле ел элек  барлыкка килгән. Александр Викторович белән Александра Николаевна, җитмеш яшьлек үрне яулап,  алтын туйларын бергә каршылыйлар.
Социаль  ярдәм күрсәтү, шул исәптән дару препаратларын ташламалы  рецептлар буенча алу мөмкинлеге дәүләтебез тарафыннан гарантияләнә. Шундый  ярдәмнең  үзең  өчен дөрес формасын сайлау гадәттән тыш мөһим.
Мамадышта узган IX нчы “Авыл яшьләре”   җәйге спорт  уеннарында  Биектау районыннан спортчыларның зур, көчле командасы катнашты. Биектаулылар ярышның  барлык төр-ләрендә дә диярлек  яхшы әзерлекле булуларын, җиңүгә омтылуларын күрсәттеләр.
Үз территорияләрен төзекләндерү, яшелләндерү һәм һәрдаим  чистартып тору –  авыл җирлекләре эшчәнлегендәге төп юнәлешләрнең берсе. Әлеге проблемаларның Иске-Казан  авыл җирлегендә ничек хәл ителүе турында  сөй-ләвен үтенеп, без аның башлыгы Гөлнара  Закировага  мөрәҗәгать  иттек.

14
июль, 2015 ел
сишәмбе
Биектау район үзәгендә һәм Березовка авылында яшәүче балалы гаиләләрне быел куанычлы вакыйга көтә. Сентябрь башында ук инде Биектау станциясендә балалар бакчасы 220 балага үз ишекләрен  ачачак. Березовкада  да 80 балага  күптән көтелгән юлламалар эләгәчәк. Бу көннәрдә түбә ябу эшләре тәмамланып килә. Җәй ахырына  кадәр  бизәү  эшләрен төгәлләү һәм су, җылылык  торбалары  уздыру планлаштырыла. 

Агымдагы  атнаның  дүшәмбесендә IX нчы “Авыл яшьләре”  уеннарында  алтынчы урынны алган  Биектау районы  командасы  составындагы спортчыларны  котладылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International