Авыл уеннарында сынатмадылар

2015 елның 14 июле, сишәмбе

Агымдагы  атнаның  дүшәмбесендә IX нчы “Авыл яшьләре”  уеннарында  алтынчы урынны алган  Биектау районы  командасы  составындагы спортчыларны  котладылар. 

Район башлыгы Рөстәм  Кәлимуллин Мамадышта  безнең районның  спорт данын яклаган  көрәшчеләр, шахматчылар, шашкачылар,  спорт сөюче гаилә, сыер савучыларга бүләкләр, акчалата премияләр  һәм  Рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International