Үзешчән, яшьләр һәм балалар кинофестиваленә гаризалар кабул ителә башлады

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

4-6 сентябрь көннәрендә башкалабызда VII Казан Халыкара үзешчән, яшьләр һәм балалар кинофестивале узачак. Күркәм гадәткә кергәнчә, ул Казан Халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында үткәрелә.


Фестиваль барышында анда катнашучылар һәм кино сөючеләр өчен мастер-класслар, Россия һәм чит илләр киноиндустриясе вәкилләре катнашында иҗади очрашулар, түгәрәк өстәлләр узачак, фильмнарның премьералары белән танышу мөмкинлеге тудырылачак. Быелның төп яңалыгы – теләгән һәркем экспертлар каршында финанс ярдәме күрсәтергә әзер торган инвесторлар табу максатыннан үз киноидеясен тәкъдим итә алачак.

Хәзерге вакытта фестивальдә катнашу өчен, уен киносы, документаль кино, анимацион кино, видеоклип һәм иң яхшы балалар проекты номинацияләре буенча гаризалар кабул итү башланды.

Фестивальнең төп җиңүчесе Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә тәүге фильмын төшерү мөмкинлегенә ия булачак. Һәр номинациядә җиңүчеләрне фестивальнең иганәчеләре һәм партнерларыннан бүләкләр көтә.

Узган ел кинофестивальгә Россиянең 10 төбәгеннән, шулай ук Франция, Италия, Израиль, Украина, Белоруссия һәм Казахстаннан 300дән артык гариза килгән иде.

Фестивальдә катнашуның шартлары:

- Фестивальдә яше 25тән артмаган профессиональ кинорежиссерлар, шулай ук яшенә карамастан, кино төшерү белән мавыгучы һәвәскәрләр катнаша ала.

- Конкурс эшләре теләсә нинди рәвештә һәм стильдә кабул ителә. Фильмнарның темасы – ирекле.

- DVD, AVI, MOV яки MP4 форматындагы конкурс фильмнарын катнашучының гаризасы белән бергә 2015 елның 31 июленә кадәр фестиваль дирекциясенә: 420059,  Казан шәһәре, Оренбург тракты, 20, 416 офис (конвертта “Казан Халыкара үзешчән, яшьләр һәм балалар кинофестивале өчен” дигән билге куярга онытмагыз), яки электрон почтага ( kznkinofest@gmail.com) җибәрергә кирәк. Төгәлрәк мәгълүмат белән www.imanfilm.ru сайтында һәм vk.com/kazan.kinofest рәсми төркемендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International