ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстанда "Китапка икенче сулыш бир" республикакүләм хәйрия акциясе 2015 елның 22 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Бүгенге көндә Арча муниципаль районы халкы мәктәп китапханәләре фондын үстерүдә иң актив катнашучылар булып тора.
2015 елның 21-22 сентябрендә Республика белем сыйфатын мониторинглау үзәге һәм Яр Чаллы шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 35нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базаларында IPIPS халыкара тикшеренүендә катнашуның үзенчәлекләре турында семинар узды.
2015 елның 2 октябрендә Россия һөнәри белем бирү буенча дәүләт  системасының барлыкка килүенә 75 ел тула.
2015 елның 17 нче сентябрендә «Күпмилләтле Россия – күпмилләтле Татарстан» : тәҗрибә, перспективалар» белем бирү проектын тормышка ашыру» дип исемләнгән республика семинары үтте.
Әлеге семинарда Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре, муниципаль берәмлекләрдән тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, методистлар катнашты.
Татарстан Республикасының 1992 нче елның 19 нчы февраленнән "Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәре" дигән    № 1448-XII Законы нигезендә 24 нче сентябрь Корбан бәйрәме - эшләми торган бәйрәм көн булачак.

Статистик мәгълүматларга караганда, 22 нче сентябргә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 16165  эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 28 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,79% күрсәткечендә саклана.


22
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Татарстанда республикакүләм «IT-чемпион»-2015 бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә 45 237 мәктәп укучысы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 54 029  шәхси кабинетта сакланган.
Казан йөгерүчесе Ринас Әхмәдиев Мәскәү марафонында җиңү яулады.

21
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
26 сентябрь көнне Казанда Балалар һәм өлкәннәр өчен “Мавыктыргыч фән һәм техника” интерактив робот техникасы буенча “Легоробот ДЗНиТ-2015” ярышларын уздыра.
Казанлыларны “Балалар Евровидениесе”ндә Татарстан башкаласыннан катнашучы Милана Павлова һәм Александра Городецкая өчен тавыш бирергә чакыралар. Сайлап алу турын узган катнашучылар өчен тамашачылар тавыш бирүе 25 сентябрьгә - “Балалар Евровидениесе” конкурсының финалына кадәр дәвам итәчәк, дип мөрәҗәгать итә мэрия сайты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International