Казан йөгерүчесе Мәскәү марафонында җиңү яулады

2015 елның 22 сентябре, сишәмбе
Казан йөгерүчесе Ринас Әхмәдиев Мәскәү марафонында җиңү яулады.
20 сентябрьдә, Россия башкаласында Мәскәү марафонына 60 илдән 20 меңнән артык катнашучы җыелды. Спортчылар шәһәрнең үзәк урамнары буенча йөгерделәр. Бу Россиядә беренче шундый массакүләм ярыш.
Катнашучылар арасында Казаннан Ринас Әхмәдиев тә бар иде. Татарстан башкаласы җиңел атлеты 10 км дистанциягә йөгерде. Бу Ринас өчен Мәскәү марафонында беренче җиңү. Гомумән, атлет ике тапкыр кыска дистанциягә йөгерүче буларак билгеле, дип яза «Республика Татарстан».
2013 елда Ринас 5000 метрга йөгерү буенча Россия чемпионатында җиңде, быел Көньяк Кореядә җәйге Универсиадада бронза медаль алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International