ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты – FIFA-2018 башланырга 1000 көн калу уңаеннан тантаналы төстә кире хисапка старт бирелде. Әлеге истәлекле вакыйга башкаланың “Олимп” футбол стадионында оештырылган иде.
Татарстан Республикасының 1992 нче елның 19 нчы февраленнән "Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәре" дигән    № 1448-XII Законы нигезендә 24 нче сентябрь Корбан бәйрәме - эшләми торган бәйрәм көн булачак.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләрнең хокукларын саклау, вакытында һәм тулысынча аларга хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеген дәвам итә.
21-23 сентябрь көннәрендә Ставропольдә "Бергә – балалар хакына!" VI Бөтенроссия күргәзмә-форумы узачак. Анда катнашу өчен илнең 60 регионнарыннан 500 дән артык социаль өлкәдә гаилә һәм балачак проблемалары белән шөгыльләнүче белгечләр җыелачак. Фаразлар буенча, якынча 2000 кеше "Ставрополь" күргәзмәсен караячак. Татарстан делегациясен Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева җитәкләячәк.

19
сентябрь, 2015 ел
шимбә
Татарстанда республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 1 187  мәктәбеннән 40 меңнән артык укучы катнаша.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан уку йортлары арасында 2016/2017 уку елына республика бюджеты хисабына урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча белем алу өчен гражданнарны кабул итүнең контроль саннарын бүлүгә конкурс игълан ителде, диелә ведомствоның матбугат хезмәте.
РФ мәгариф һәм фән министрлыгы тиздән 12 мең дәресне интернетта урнаштырачак. Бу хакта бүген ведомствоның матбугат хезмәте министрлык башлыгы Дмитрий Ливановның гражданнарны кабул итүе нәтиҗәләре буенча хәбәр итте, дип яза “ТАСС”.

18
сентябрь, 2015 ел
җомга
Мин үз йортым, үз хуҗалыгым белән яшим. Минем белән бергә йортым да, мунча һәм башка каралты-куралар да картая. Миңа инде 90 яшь.
Бу хатны аның авторы 13 сентябрь – бердәм сайлаулар көнендә сайлау комиссиясенә тапшырган.
Ташлы Кавал мәхәлләсенә  кергән Ташлы Кавал, Өмбе, Туктамыш авыллары халкы,  Ташлы Кавал имам-хатыйбы Салихҗан хәзрәт чакыруына кушылып, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә җибәрү өчен бәрәңге тапшырган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International