21-23 сентябрь көннәрендә Ставропольдә "Бергә – балалар хакына!" VI Бөтенроссия күргәзмә-форумы узачак. Анда катнашу өчен илнең 60 регионнарыннан 500 дән артык социаль өлкәдә гаилә һәм балачак проблемалары белән шөгыльләнүче белгечләр җыелачак. Фаразлар буенча, якынча 2000 кеше "Ставрополь" күргәзмәсен караячак. Татарстан делегациясен Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева җитәкләячәк.
Билгеләп үтик, әлеге чараның максаты булып уңышлы социаль ярдәм тәҗрибәләрен һәм идеяләрен киң аудиториягә тәкъдим итү тора.