ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2015 ел
җомга
Татарстанда имтиханнарның төп дулкынында минималь бусаганы узмаган чыгарылышлар арасында рус теле һәм математикадан БДИны яңадан тапшырып карауга гаризалар кабул итү төгәлләнде.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте 2016 елга бердәм дәүләт имтиханы (БДИ), төп дәүләт имтиханы (ТДИ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы (ДЧИ) расписаниеләрен әзерләгән.
9-18 сентябрьдә Италиянең Лонато шәһәрендә стендка ату буенча чемпионат һәм Дөнья беренчелеге уза. Татарстан атучылары 7 медаль - 2 алтын, 4 көмеш һәм 1 бронза медаль яулады. Чемпионатның алтын медаленә Василий Мосин ия булды, яшүсмерләр арасында - Екатерина Субботина.
10-12 сентябрьдә Актаныш муниципаль районында 7нче авыл яшьләре форумы үзды. Форумны район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, мәдәният бүлекләре белгечләре оештырды. Анда 18дән алып 35 яшькә кадәрге авыл яшьләре, туган якларына, Актанышка, хезмәт кую өчен кайткан төрле һөнәр ияләре катнашты. Әлеге форум кысаларында кызыклы темаларга түгәрәк өстәлләр,  спорт ярышлары, шулай ук туристик чаралар һәм күңел ачу программалары узды. Өч көн дәверендә Яшьләр узләренең сәләтләрен курсәтеп,төрле тренинг, уеннарда катнашып, уй-фикерләрен баетып кайттылар. Моннан тыш, кичләрен “Төнге дозор”, "Татарпати" һәм башка күптөрле кызыклы чаралар үткәрелде.
17 сентябрьдә Казанның “Акчарлак” бассейны базасында йөзү буенча Татарстан чемпионаты башланды, диелә Казан мэриясе хәбәрендә. ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, йөзү буенча Татарстан чемпионаты 17- 19 сентябрьдә үткәреләчәк. Ярышларда Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама шәһәрләреннән, Зәй, Менделеевск, Лениногорск, Сарман, Минзәлә һәм Лаеш районнарыннан 320ләп тирәсе спортчы катнаша. Спортчылар 50, 100, 200, 400, 800 һәм 1500 метр арага “брасс”, “баттерфляй”, “комплекс”, “ирекле стиль” һәм “аркада йөзү” дисциплиналары буенча ярыша. Чемпионатта барлыгы 57 комплект бүләк уйнатыла.
19 сентябрьдә Казанда I Бөтенроссия кара-каршы көрәш фестивале тантаналы рәвештә ачыла. Теләге булган һәр кеше көрәшнең 5 төре буенча ярышларны, бәйрәмчә концерт программасын һәм сумо көрәше буенча күрсәтмә чыгышларны тамаша кыла алачак, дип игълан итте Казан мэриясе.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы гомуми белем бирү учреждениеләренең 7-10 сыйныф укучылары арасында “Киләчәккә билет” дип исемләнгән иншалар конкурсы башлануы хакында игълан итә.

17
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Сайлау нәтиҗәләре басылып чыкканнан соң “Бердәм Россия”  партиясенең  25 берләшмәсе оештырылды.
Шушы көннәрдә Хөкүмәт йортында Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчесе Максим Топилин “Россиядә югары социаль нәтиҗәгә ия оешма – 2014” конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасыннан 4 оешма әлеге конкурсның җиңүчеләре итеп билгеләнде.

Бүген Казанда Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә FINNOPOLIS-2015 инновацион финанс технологияләренең беренче Казан форумы ачылды. Аның эшендә Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина, РФ элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, "Россия Саклык банкы"/"Сбербанк России" ААҖ идарә рәисе Герман Греф, Россия һәм халыкара финанс секторы һәм IT-тармак белгечләре һәм башкалар катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International