ТР башкаласы Казанда I Бөтенроссия кара-каршы көрәш фестивале үткәрелә

2015 елның 18 сентябре, җомга

19 сентябрьдә Казанда I Бөтенроссия кара-каршы көрәш фестивале тантаналы рәвештә ачыла. Теләге булган һәр кеше көрәшнең 5 төре буенча ярышларны, бәйрәмчә концерт программасын һәм сумо көрәше буенча күрсәтмә чыгышларны тамаша кыла алачак, дип игълан итте Казан мэриясе.

Ярышларда 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр булган ике йөз яшь спортчы, Татарстан спортының күренекле ветераннары һәм танылган җәмәгать эшлеклеләре катнаша.

Спорт бәйрәме Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана һәм ТР Көрәш буенча балалар спорт клубы ярдәме белән оештырыла.

ТР Көрәш буенча балалар спорт клубы рәисе, дзюдо буенча Россиянең атказанган тренеры Владимир Осипов сүзләренчә, көрәш фестивале спортта көрәшне һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау белән бергә, яшь спортчыларга Татарстанда көрәш спортының үсешенә ярдәм иткән шәхесләр турындагы мәгълүматларны да чагылдырачак.

Ярышлар көрәшнең һәр төре буенча бер үк вакытта 4 келәмдә барачак. Чара 19 сентябрь көнне сәгать 9.00дә Кара-каршы көрәш сараенда башлана. Фестивальнең ачылу тантанасы һәм финал ярышлары сәгать 13.00гә билгеләнгән. Керү - ирекле.


МА "Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International