Кичә кич Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Словения Республикасы Хөкүмәте арасында икътисад, фән һәм технологияләр, әйләнә-тирә табигый мохитне саклау, мәдәният һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү буенча меморандум имзаланды. Документка ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Словения Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары, тышкы эшләр министры Карл Эрьявец имза салды.
Чистай муниципаль районына эш сәфәре кысаларында ТР Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Иннополис Университетының онкологик чирләр диагностикалау лабораториясе төркеме белән очрашты. Университет Чистайның “Вектор” радиокомпаниясе белән партнерлыкта 2014 елдан фәнни-техник текшеренүләр башкара. Әлеге тикшеренүләр туберкулез һәм үпкәләрнең онкологик чирләренең төрле формаларын диагностикалауга юнәлгән.
4 сентябрь көнне “Корстон” күңел ачу үзәгендә “Гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре" федераль законын тормышка ашыру буенча киңәшмә узачак.