–Тавыш бирү процессы тыныч бара, кешеләр сайлау участогына әйбәт кәеф белән киләләр. Мәктәп фойесында 2 нче Биектау мәктәбе көче белән концерт оештырдык. Пианинода уйнаган Венера Фәнәвил кызы Гыйльметдиновага кушылып, урта һәм өлкән сыйныф укучылары матур җырлар башкарды, – диде участок сайлау комиссиясе рәисе Фаил Фәрит улы Абдрахманов.
Сайлау комиссиясе 8 яшь сайлаучыны котлады, аларга алдан ук бүләкләр әзерләнеп куелган иде.
Сайлауларның барышын “Бердәм Россия” партиясе һәм кандидатлыкка депутат Т.З.Зиннуров вәкилләре күзәтә.