Биектаулылар бердәм тавыш бирә

2015 елның 13 сентябре, якшәмбе
Бүген – бердәм тавыш бирү көне. Биектау районы сайлаучылары Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнары депутатларын  сайлауда катнашалар.

Тавыш бирү 48 сайлау участогында бара. 225 округтан җирле Советларга депутатлыкка кандидатлар итеп 247 кеше күрсәтелде. Биектау муниципаль районында  барлык сайлау участоклары иртәнге сәгать 7дә  ачылдылар. Сайлау участокларының күпчелеге  авыл мәдәният йортларында һәм клубларда урнашкан, ә кайбер поселокларда – мәктәп һәм авыл җирлекләре биналарында. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International