Урып-җыю мәйданнарының зурлыгы (700 га) буенча Биектау районы Татарстанда Арча (1999 га), Кукмара (780 га) һәм Балтач районнарыннан (771 га) кала 4 нче урында. Рөстәм Миңнехановка районда яшелчә үстерү белән берничә авыл хуҗалыгы предприятиесе шөгыльләнүе турында әйттеләр. Шуларның иң зурысы – “Бөреле” ябык акционерлык җәмгыяте. Ул республиканы яшелчә белән тәэмин итүче төп хуҗалыкларның берсе. 2015 елда биредә бәрәңгегә 300 га мәйдан бирелгән, 60 гектарда кәбестә үстерелә, аш чөгендере һәм кишер 10ар гектар били. Тамыразыклар буенча уңыш гектарыннан 290 центнер, яшелчәләр буенча 712 центнер булыр, дип көтелә. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Алмаз Миннекаев яшелчәләрнең барысының да сугарулы участокларда үстерелүен билгеләп үтте. 2011-2014 елларда “Бөреле” ябык акционерлык җәмгыяте басуларында мелиорация системасы тулысынча яңартылган һәм моңа 13,3 млн. сум акча сарыф ителгән. Моннан тыш, Бөекбританиядән берьюлы 6 берәмлек техниканы алыштыра торган югары җитештерүчән яңа комплекс алынган. Рөстәм Миңнеханов яңартылган техника паркының өстенлекләре турында авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторларыннан сорашты. Алар техниканың ватылмый эшләве һәм барысының да урып-җыюда тулысынча файдаланылуы турында әйттеләр. Хезмәт хакы үз вакытында бирелә, басуга көненә өч тапкыр кайнар ризыклар алып киләләр.
Рөстәм Миңнеханов Биектауның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре әзерләгән күргәзмә белән танышты һәм бәрәңге, чөгендер, кишер, кәбестәнең аеруча киң таралган сортлары уңышына карата үзенең фикерен белдерде. Аңа шулай ук тиздән Казан кибетләрендә сатыла башлаячак яңа ярымфабрикат – әрчелгән, туралган бәрәңгене дә күрсәттеләр. Тиз арада суытылып, вакуумлы төргәккә салынганлыктан, мондый бәрәңге 7 көнгә кадәр бозылмый саклана.
Республика лидерына вируссыз орлык бәрәңгесе үстерү һәм сату технологиясе турында сөйләделәр.
– Бәрәңгене күп җитештерүче һәм сатучы Голландия илләр белән ярышып эшләрлек конкурентлы продукт булдырырга кирәк. Бездә моның өчен барлык шартлар да бар, – диде Рөстәм Миңнеханов.