Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы гомуми белем бирү учреждениеләренең югары сыйныф укучыларын “Киләчәккә билет” дип исемләнгән иншалар конкурсында катнашырга чакыра

2015 елның 18 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы гомуми белем бирү учреждениеләренең 7-10 сыйныф укучылары арасында “Киләчәккә билет” дип исемләнгән иншалар конкурсы башлануы хакында игълан итә.

Әлеге конкурс өч номинация кысаларында уза:

1. «Эш кешесе. Минем профессия – минем карьера»

2. «Эшчеләр династиясе”

3. Шигырь формасында инша «Киләчәк һөнәре».

1нче (сайлап алу) этабы муниципаль дәрәҗәдә 2015 елның 23 сентябренән алып 23 октябренә кадәр узачак. Республикада финал этабы 2015 елның 30нчы октябрьдә старт алып, 20 ноябрьда тәмамланачак.

Конкурс эшләре ике дәүләт теллендә дә тәкъдим ителергә мөмкин.

Иншалар конкурсына нәтиҗәләр 30 ноябрьдән дә соңга калмыйча ясалачак һәм Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылачак (http://mtsz.tatarstan.ru).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International