ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2015 ел
җомга
Хезмәтенә, данга лаек була
Саф намуслы хезмәт кешесе.
Җирдә үз урыныңны табып була,
Йөрәгеңне бирсәң эш өчен.
Биектау районы прокуратурасы экологлар һәм  полиция  хезмәткәрләре  белән берлектә, карьерлардан  законсыз файдалану очракларын ачыклау өчен, даими  рәвештә рейдлар  уздыра.
Безнең  мәдәният йорты җәйге сезонда балалар һәм яшүсмерләр арасында эшне иң беренче чиратта аларны үзешчән сәнгатькә тарту, аларның ялын оештыру һәм  наркоманиягә каршы профилактик  чаралар үткәрү буенча алып барды.
Һәр елны 19  сентябрьдә үзенчәлекле бәй-рәм – электрон дуслык символы булган “смайлик”ның  туган  көне билгеләп  үтелә.
Сентябрь аеның  соңгы  көннәрендә  тәрбиячеләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Ямаширмәдәге «Йолдыз» балалар бакчасында 29 ел эшләүче,  шу-ның 25 елында бакча мөдире  булган  Галиябану Сәмигуллина турында аның хезмәттәше яза.
Красносельский авыл җирлеге балалар бакчасы табигатьнең искиткеч матур почмагында урман буенда урнашкан. Исеме дә үзе кебек үк матур, назлы – “Рябинушка” - “Миләшкәй”. Бу мәктәпкәчә балалар учреждениесе нәни хуҗалары өчен ишекләрен  ачканга былтыр 30 ел тулды. Шушы вакыт эчендә  берничә буын алмашынды, педагогларның яңалары килде. Ләкин матур традицияләр һаман да яши һәм коллектив районның иң яхшы педагоглар коллективы статусын ышанычлы рәвештә саклап килә.  Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан, “Рябинушка”ның эшчәнлеге турында бакча мөдире Чулпан Илдус кызы Гыйлаҗетдинова сөйли:
Әгәр кешенең күңелендә яхшылык, кешелеклелек, сизгерлек, изге ният бар икән, димәк, ул Кеше булып җитлеккән, диләр.
Мөселманнарның олуг бәйрәмнәреннән берсе булган Корбан бәйрәме алдыннан  кояшлы   якшәмбе көнендә Усад авылында  андагы мәчетнең 20 еллыгын билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә Татарстан Республикасының  баш казые Җәлил хәзрәт  Фазлыев, Биектау  муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, районның имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин катнашты. Әлеге мәчеттә имам-хатыйб вазифаларын 1997 елдан бирле Равил хәзрәт Яруллин башкара.
Ел саен йөзләгән биектаулы “Милләтләр кроссы” Бөтенроссия йөгерү көне һәм “Татарстан кроссы”  республика  бәйгеләре кысаларында массакүләм кросс узышында катнаша.

23
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары!

Кадерле ватандашлар!

Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән котлыйм!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International