“Огородный хоровод” спорт бәйрәмен алып баручы – өлкән төркем тәрбиячесе Елена Александровна Дарвина ачып җибәрде. Ул ел фасылы турында кызыклы, белемне арттыручы сораулар бирде, көз көне кешеләр яшелчә бакчаларында нәрсә эшлиләр, дип тә сорады. Ә балалар бик теләп җавап кайтардылар.
Әкият геройлары – кресть-ян образындагы тәрбияче Эльмира Халимовна Шәйхиева, аю Михаил Потапыч булып киенгән тәрбияче Татьяна Владимировна Бальзамова пәйда булу балалар өчен көтелмәгән сюрприз иде. Крестьян белән Михаил Потапыч балаларга музыка астында күңелле зарядка ясаттылар. Аннары балалар “Кырны сукала”, “Бәрәңге утырт”, “Тү-тәлләргә су сип”, “Бәрәңге казы”, “Яшелчәләр уңы-шын җый”, “Кәрзингә алма җыярга булыш” ди-гән конкурсларда ярышты. Ярышлар арасында нәниләр әкият геройлары белән бергә күңелле музыка астында ял иттеләр, хезмәт һәм аның файдасы турында мәкальләр, әйтемнәрне искә төшерделәр.
Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр гөр килеп торган залда уен-көлке, үзара ярдәм хөкем сөрде. Балалар күбрәк игелекле һәм файдалы эшләр эшләп калырга тырыштылар. Бәйрәм ахырында аю Михаил Потапыч ярдәм итүләре, җитезлекләре, тапкырлыклары, бер-берсенә яхшы мөнәсәбәтләре өчен балаларга рәхмәт белдерде һәм барысын да алма белән сыйлады. Бу чарада балаларның да, өлкәннәрнең дә күңеле күтәрелде, кәефе яхшырды. Кешенең сәламәтлеге өчен иң мөһиме шул инде.
Ләйсән Әхмәтшина, Биектау авылындагы «Кояшкай» балалар бакчасының әзерлек төркеме тәрбиячесе.