ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

ТР мәгълүматлаштыру һзм элемтә министрлыгы, ТР мәгълүмати технологияләр үзәге, ИТ-парк вәкилләре “Милләтләр кроссы”/ “Кросс нации” бөтенроссия йөгерү көнендә катнаштылар. Кросс  “Казан-Арена” стадионы янындагы территориядә узды.


27
сентябрь, 2015 ел
якшәмбе
Казанда "Россия ел укытучысы-2015" бөтенроссия конкурсы башланды. Чара Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һ.б. рәсми затлар катнашты.

Татарстанның дәүләт хезмәтләр порталында гражданлык актларын теркәү бүлеге органнары белгечләренә чиратка язылу сервисы камилләштерелде. Хәзер язылу өчен гариза бирү һәм дәүләт пошлинасын түләү мәҗбүри түгел.


25
сентябрь, 2015 ел
җомга
Сентябрь азагында Казанның 177нче мәктәбе базасында "Ел укытучысы-2015" Бөтенроссия конкурсының финалы узачак.
Өлкәннәр көне алдыннан Биектау "Өмет"  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Биектау волонтерлары белән берлектә үз куллары белән котлау открыткалары ясадылар. Бу открыткалар үзләре генә яшәүче әби-бабайларга бүләк ителәчәк.

1 сентябрьдән “Халык контроле”ндә урамнарда һәм ишегалларында яктырту булмау буенча 120 гариза бастырылган. Аларның 26сы уңай хәл ителгән.

ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталының “Ачык Татарстан” мәйданчыгында 2014 елдан бирле “Халык экспертизасы” сервисы эшли.

Бүген Казанда “Ведомости” газетасының “Интернетны заманча оешманың җитештерү практира әйбере буларак кертелүе” конференциясе ачылды.

Без туганнан соң ук, тирә-ягыбызда кешеләр булган җәмгыятьтә яшибез. Болар – безнең якыннарыбыз, танышларыбыз һәм бөтенләй дә таныш түгел кешеләр.
Туган көн – балачакның  күңелле мизгелләрен яңарта һәм  еллар узу белән аларга үзенчәлекле  төсмерләр бирә торган шатлыклы бәйрәм. Ни дисәң дә, тормышның кыйммәтен, аның гүзәллеген, чын  мәгънәсен яши-яши генә  аңлый башлыйсың бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International