ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

“Автоматизацияләнгән йөрешне хисаплау” проектында катнашучы өстәмә мәгариф педагоглары өчен Android операцион системасы базасында программаның яңа версиясе булдырылды.

Элек ГТО нормалары сөенә-сөенә тапшырыла иде, хәзер әлеге йөкләмәләрне мәҗбүри диярлек үтәтергә җыеналар. Узган елның сентябрендә Россия Президенты Владимир Путин ГТО нормативларын гамәлгә кертү турындагы фәрманны имзалаганнан соң, илдә ГТО шаукымы башланды. Татарстан, гадәттәгечә, яңалыкларга беренче булып кереште – 14 пилот төбәк арасында безнең республика да бар.
Татар китап нәшрияты Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә рус телле балалар өчен татар теле дәреслеге концепциясенә конкурс игълан итә. Конкурста мәгариф оешмалары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методистлар, тел белгечләре һәм берничә автордан торган коллективлар катнаша ала. Дәреслек проектларын 26 октябрьгә кадәр кабул итәләр. Әлеге бәйгедә җиңеп чыккан авторлар 16 ноябрьгә кадәр игълан ителәчәк.

28
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өч яклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Аның төп темасы оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре буларак яңгырады.
Бүген Татарстанның күпчелек район һәм шәһәрләре Россиякүләм спорт чарасы – “Милләтләр кроссы”на кушылды. Меңләгән кешенең көтеп алган спорт бәйрәменә әйләнгән башкаладагы ярышлар “Казан Арена” стадионы янында узды.
24-25-нче октябрь көннәрендә Рөстәм Бикмуллин исемендәге XXIV Республикакүләм шигъри-музыкаль яшьләр фестивале үтәчәк!
"Ел укытучысы-2015" конкурсы сынауларының туры тарнсляциясе дәвам итә. Финалда катнашучы укытучыларның дәресләре 177нче мәктәптә уза. Аларны 28 һәм 29 сентябрьдә онлайн-форматта 8.30 сәг-тән башлап карарга мөмкин.
Республика урманчылыкларында һәм шәһәр яны тыюлыкларында “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе башланды.  Мәктәп урманчылыкларында укучылар һәм экология берләшмәләре урманчыларга ярдәм итә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләрнең хокукларын саклау, вакытында һәм тулысынча аларга хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеген дәвам итә.

28 сентябрь ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының конференц-залында бөтенроссиякүләм профессиональ осталык “2015 елның иң яхшы элемтә операторы” бәйгесенең региональ этабы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International