Иң бәхетле еллар

2015 елның 25 сентябре, җомга

Туган көн – балачакның  күңелле мизгелләрен яңарта һәм  еллар узу белән аларга үзенчәлекле  төсмерләр бирә торган шатлыклы бәйрәм. Ни дисәң дә, тормышның кыйммәтен, аның гүзәллеген, чын  мәгънәсен яши-яши генә  аңлый башлыйсың бит.

Биектау  район үзәк хастаханәсенең теш табибы Роза  Мусина өчен дә тормыш тәҗрибәсе һәм зирәклеге, уйлап эш итүчәнлек, ташып  торучы көч-куәт, йөрәктәге  яшьлек дәрте хас булган чор җиткән. 19 сентябрьдә  ул иң матур юбилейларның берсен – алтын юбилеен билгеләп  үтте! Иң гаҗәпләндергәне – яшь алга бару белән  аның ягымлылыгы, сөйкемлелеге арта гына бара.   Табигать аңа  карата бик юмарт  булган – зифа буй-сынны, мөлаемлылыкны, чибәрлекне һәм, әлбәттә, акылны кызганмый биргән.

Без бер-беребезне мәк-тәптә  укыган  чаклардан ук  беләбез. Ә дуслык исә соңрак, электричкада  бергә  эшкә  барганда-кайтканда  аралашулардан, аның  әти-әниләренең өендә булудан, эш мәсьәләләре  буенча очрашулардан  соң башланды. Сүзен үлчәп кенә сөйли торган  ихлас күңелле, нечкә юмор хисенә ия әлеге ханым белән аралашуы рәхәт. Аның кешенең әйбәт сыйфатларын, яхшы якларын күрә белүе дә җанга рәхәтлек бирә. Безнең аның белән  эчке дөньябыз, әйләнә-тирәлеккә мөнәсәбәтебез охшаш.

Роза Рафаэлевна – хезмәттәшләре дә, дәваланырга килүчеләр дә, таныш-белешләре дә аңа гел менә шушылай мө-рәҗәгать итәләр. Ул мондый хөрмәтне әдәпле, тыйнак, тыныч-сабыр холыклы булуы  белән  яулады. Сайлаган хезмәтенә  җаны-тәне белән бирелгән, исеме олы хәрефтән язылырга тиешле  табиб, югары квалификацияле белгеч буларак та  Розаның абруе бик зур.

Нәрсә белән генә шө-гыльләнсә дә, җитди мөнәсәбәттә булу кебек күркәм сыйфат Розага әти-әнисеннән  күчкән. Заһидуллиннарны районда белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Рафаэль Кашап улы гомере буена җитәкче  урыннарда  эшләде. Ул карарлар кабул иткәндә  вөҗдан кушуы буенча принципиаль эш итүе, үз дигәнендә нык  торуы белән дан казанган, какшамас ышаныч яулаган кеше.  Әнисе Замира Ильяс кызы тыйнаклыгы, эшчәнлеге, киң күңеллелеге, кирәк  чагында акыллы киңәшләрен кызганмавы, әңгә-мәдәшен бүлдермичә  тыңлап бетереп, аны тынычландыра белү сәләте белән  биектаулыларның күңелләрендә якты истәлек калдырды. Аның вафаты  турында ишет-кәч, мин якын кешемне югалткандагы шикелле тирән хисләр кичердем. Бик озак моңсуланып йөрдем, тик берни дә эшләп булмый, тормыш шулай корылган, иртәме-соңмы, моннан берәү дә котылып кала алмый.

Ярты гасырлык туган көнен Роза бик матур тормышта, яраткан тормыш иптәше, уңышлары белән сөендереп торучы үсеп җиткән улы, апасы һәм абыйсының гаиләләре, аларның балалары, өлкән яшьтә булуына карамастан,  һаман хәрә-кәттә булган әтисе белән каршылый.  Күңел биреп, зур канәгатьлек хисе алып башкара торган хезмәте, пациентларының рәхмәтле, сөенечле йөзләре – һөнәри үсеш, камилләшү, кешеләргә файда китерү теләгенең сүнмәве өчен  менә дигән этәргеч.

Быелгы ел Роза өчен икеләтә  әһәмиятле.  Август аенда хезмәтен район  хастаханәсендә  дәвам итә башлавына егерме биш ел тулды.

Татарстан Республикасының атказанган табибы, ана, тормыш  иптәше, кыз, сеңел – әйе, бу сүзләр барысы да  горур һәм тантаналы яңгырый.

Роза Рафаэлевна! Чын күңелемнән юбилеең белән котлыйм! Бу сүзләргә Розаны белүче һәм  яратучы күпләр кушылыр, дип уйлыйм. Кайгы-хәсрәт  күрмичә,  бәхет-шатлыкта  йөзгә кадәр яшә!

Туган көнең белән, кадерле дустым! Хәзерге  чорың (моны үз тәҗ-рибәмнән  чыгып  әйтәм)  яшәүләре, эшләүләре  рәхәт һәм җиңел булган, бәхетле  еллар!

 


Ильмира ГЫЙЗЗЂТУЛЛИНА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International