Милләтләр кроссы быел 27 сентябрьдә булачак. Катнашучылар парады һәм узыш иртәнге сәгать 10да Биектау район үзәгендәге спорт комплексы янында башлана. Кросс районда массакүләм спорт чараларын пропагандалауда, иң көчле спортчылар һәм командаларны ачыклауда ярдәм итәчәк, шулай ук халыкны физкультура һәм спорт белән активрак шөгыльләнүгә җәлеп итәчәк.