“Балалар Евровидениесе”ндә катнашучы Казан кызлары өчен тавыш бирергә чакыралар

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Казанлыларны “Балалар Евровидениесе”ндә Татарстан башкаласыннан катнашучы Милана Павлова һәм Александра Городецкая өчен тавыш бирергә чакыралар. Сайлап алу турын узган катнашучылар өчен тамашачылар тавыш бирүе 25 сентябрьгә - “Балалар Евровидениесе” конкурсының финалына кадәр дәвам итәчәк, дип мөрәҗәгать итә мэрия сайты.

Милана Павлова “Созвездие-Йолдызлык” конкурсының I дәрәҗәдәге лауреаты булып тора, күптөрле Халыкара һәм Бөтенроссия музыка конкурсларында гран-при иясе булды. Соңгы 2 елда Милана Павловага, иҗади уңышлары һәм музыка өлкәсендәге җиңүләре өчен, Казан мэрының стипендиясе һәм Татарстан Республикасы Президентының дәүләт стипендиясе тапшырылды.

Александра Городецкая Казанда Константина Хабенский актерлык студиясендә, "Шарм" студиясендә вокал буенча шөгыльләнә, күп санлы халыкара һәм илкүләм вокал конкурсларында лаеуреат һәм җиңүче булган, мисалга, "Морозко", "Созвездие - Йолдызлык", "Детская Новая Волна-2015". 2013 елда Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналарында катнашкан. 

Проекта катнашучылар өчен биредә тавыш биреп, аларның чыгышларын тыңлап була.


МА "Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International