Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,79%ны тәшкил итә

2015 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 22 нче сентябргә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 16165  эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 28 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,79% күрсәткечендә саклана.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 37855 кә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2896 эш урыны ачык дип белдергәннәр.

Хисап атнасы барышында исә 821 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 380 е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 115  кеше исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International