Көзге каникуллар вакытында - 2015 елның 2-8 ноябрь көннәрендә - атарстан Республикасында "ГЛОНАСС+112" бердәм дәүләт мәгълүмати системасына тоташкан транспорт чаралары балалар белән 2136 тапкыр юлга чыккан. Аларның 1669ы мәктәп автобуслары, 346 транспорт чарасы балалар сопрт мәктәпләренеке һәм 121 өстәмә мәгариф оешмалары автобуслары.
Татарстанда элмә элемтә линияләрен җир астына күчерү эше дәвам итә. 2015 елның 10 ае эчендә 114,9 км элмә элемтә линияләрен җир асты коммуникациясенә күчергәннәр.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2015 елның 16 ноябрендә сәгать 8.00-16.00 аралыгында Казан шәһәре, Яр Чаллы шәһәре, Түбән Кама, Лениногорск, Шәмәрдән һәм Биләрдә план эшләре буенча барлык техник чаралар да сүндерелеп торыла, дип хәбәр итә.
9 ноябрьдә "Яңа Гасыр" телеканалында социаль проект старт алды. "Социаль белем әлифбасы" тапшырулар циклы татар телендә чыга. Телерубрика халыкка социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында мөһим сорауларга җавап бирәчәк.
10 ноябрь көненә республикада эшсезләр саны 15831 кеше. Узган атнага караганда бу 128 кешегә артыграк. Шулай итеп, эшсезлек дәрәҗәсе 0,77% тәшкил итә. Эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 31164 вакантлы урын теркәлгән. Узган атнада гына оешмалар 940 вакантлы эш урыннары тәкъдим иткән.
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев 2016 – 2025 елларга «Россия Федерациясе субъектларында гомуми белем оешмаларында яңа урыннар булдыруга ярдәм» программасы буенча селектор киңәшмә уздырды. Киңәшмә «Горки» (Мәскәү өлкәсе) резиденциясендә узды. Видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәдә федерация субъектлары башлыклары катнашты.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы йөкләмәсе буенча Мәгариф һәм фән өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәт Бөтенроссия тикшерү эшләрен үткәрү көннәрен билгеләгән. 2015 елдагы тикшерү эшләре 4 нче сыйныф укучылары өчен апробация режимында узачак, ягъни мәгариф оешмаларының аларда катнашулары ирекле булып тора.
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе Казахстан Республикасына эшлекле сәфәр кылды. Составында муниципаль берәмлекләрдәге башкарма комитетларның мәгариф идарәсе җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Мәгариф үсеше институты вәкилләре, республика мәктәпләре һәм көллиятләре директорлары булган татарстан делегациясе тәҗрибә алмашу максатыннан Астана шәһәре белем бирү оешмаларында булачак.
9 ноябрьдә Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ карамагындагы инженерлар әзерли торган лицейның уку бинасы ачылды. Икенче уку чиреген лицейчылар төзекләндерүдән соң яңартылган бинада, җиһазландырылган уку классларында башлый.
21 ноябрь көнне Казанда “Иң яхшы чит ил мәктәпләре” дигән халыкара күргәзмә була. Ул чит илдәге урта белем бирү системасына багышлана. Анда АКШ һәм Европандан 20дән артык урта мәктәп вәкиле катнашуы көтелә.