Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Биектау муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Информацион басмалар
Гимн
Символика
Видеокүзәтү камералары
Территориаль планнаштыру схемасы
Район тормышы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Координационный совет по вопросам поддержки и развития малого и среднего предпринимательства в Высокогорском муниципальном районе
Документлар
Статуслы документлар
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башлыгының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район Советының норматив хокукый актлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында район башкарма комитетының норматив хокукый актлары
Биектау муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатаның боерыклары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Көнлек план
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтә
"Биектау ТВ" телевидениесы
Атналык план
Яңалыкларга язылу
"Биектау хәбәрләре"
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнарны кабул итү вакыты һәм тәртибе
Бәйләнеш
Интернет кабул иту бүлмәсе
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
«Халык контроле» дәүләт информацион системасы
Гариза үрнәкләре
Аралашу
Кирәкле мәгълүматлар
Сезнең уй-фикерегез
Сайт буенча ярдәм
Муниципаль районнар
Биектау муниципаль районы
Рөстәм Миңнеханов Россиядәге яңа мәктәпләр төзү буенча селектор киңәшмәсендә катнашты
2015 елның 10 ноябре, сишәмбе
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев 2016 – 2025 елларга «Россия Федерациясе субъектларында гомуми белем оешмаларында яңа урыннар булдыруга ярдәм» программасы буенча селектор киңәшмә уздырды. Киңәшмә «Горки» (Мәскәү өлкәсе) резиденциясендә узды. Видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәдә федерация субъектлары башлыклары катнашты.
Татарстан ягыннан чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. «Бүген һәр дүртенче мәктәп ике яисә өч сменада эшли. Күп кенә биналар бик искергән, кайберләре, асылда, дәресләр уздырырга яраксыз. Шулай итеп, мәктәпләрнең күбесенә капиталь ремонт кирәк, җиһазларын алмаштырырга яисә яңа мәктәпләр төзергә», - диде Дмитрий Медведев. Аның сүзләренчә, бөтен ил буйлап яңа мәктәпләр салу мәсьәләсе – киң күләмле проект.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе искәрткәнчә, соңгы берничә елда ил җитәкчелеге, төбәкләр белән бергә, «Бердәм Россия» сәяси партиясе катнашында мәктәпкәчә мәгариф оешмаларын яңарту белән шөгыльләнде, максат 2016 елга 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге барлык балаларны да бакчаларда урыннар белән тәэмин итү иде. «Бу программа иң уңышлыларның берсе булды, – диде ул. – Бүген балалар бакчаларына чират проблемасы100 процент дәрәҗәсендә хәл ителгән диярлек. Шулай да, без яңа балалар бакчаларына йөрүче бу балалар озакламый мәктәпләргә китәчәк. Быел гына да беренче сыйныфка баручылар саны, былтыргыга караганда, 145 меңгә күбрәк, тагын 10 елдан мәктәп балаларының гомуми саны 3,5 млн булачак – бу бик зур сан. Алар әйбәт һәм заманча уку йортларында укырга тиеш».
"Татар-информ" МА материаллары буенча
http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/497258.htm
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
апрель, 2026 ел
Мәдәният бүлеге Бөтенроссия өмәсенә кушылды
Мәдәният бүлеге Бөтенроссия өмәсенә кушылды
Биектау районы Бөтенроссия өмәсенә кушылды
Барлык битараф булмаган кешеләргә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәбез. Чисталык - уртак тырышлык нәтиҗәсе. #эковесна
Архив фотосы. 1969 ел. Өмә, район үзәге мәйданы
Архив фотосы. 1969 ел. Өмә, район үзәге мәйданы
14
апрель, 2026 ел
Эре габаритлы калдыклар категорияләре
Эре форматлы утиль төшенчәсе төрле калдыкларны берләштерә. Берничә категорияне аерып күрсәтәләр: Сантехника-канализация, су, вентиляция, җылылык белән бәйле бөтен нәрсә. Моңа торбалар, ванналар, кабырчыклар, батареялар керә. Зур булмаса да, катнаштыргычларны да бу төркемгә кертәләр. Үз ресурсын эшләп чыгарган көнкүреш һәм электр техникасы: компьютерлар, принтерлар, суыткычлар, микродулкыннар һ. б. Яктырткыч приборлар: плафоннар, люстралар. Товар кыяфәтен, Куллану үзлекләрен югалткан яки хуҗаларын канәгатьләндерми башлаган җиһазлар: комодлар, диваннар, шкафлар һәм башка әйберләр. Кайбер төзелеш материаллары: иске идән һәм стена түшәмәләре, демонтажланган рамнар, ишекләр. Агач калдыклары: ботаклар, кәүсәләр, такталар. Спорт җиһазлары: чана, велосипед, чаңгы, самокат.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз