Узган атнада эш бирүчеләр 940 вакантлы урын тәкъдим иткән

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

10 ноябрь көненә республикада эшсезләр саны 15831 кеше. Узган атнага караганда бу 128 кешегә артыграк. Шулай итеп, эшсезлек дәрәҗәсе 0,77% тәшкил итә. Эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 31164 вакантлы урын теркәлгән. Узган атнада гына оешмалар 940 вакантлы эш урыннары тәкъдим иткән. 

4сенннән алып 10 ноябрьга кадәр вакыт аралыгында 811 кеше эшсез дип танылган. Алар арасында 400 кеше үз теләге белән эштән киткән булса, 57 кешенең эштән китүенә исә оешма бетү яки кыскартылу сәбәп булган.

 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International