Россия мәгариф күзәтчелеге Бөтенроссия тикшерү эшләре апробациясенең төгәл көннәрен билгеләде

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы йөкләмәсе буенча Мәгариф һәм фән өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәт Бөтенроссия тикшерү эшләрен үткәрү көннәрен билгеләгән. 2015 елдагы тикшерү эшләре 4 нче сыйныф укучылары өчен апробация режимында узачак, ягъни мәгариф оешмаларының аларда катнашулары ирекле булып тора.

Россия мәгариф күзәтчелеге тарафыннан расланган график нигезендә, бөтенроссия тикшерү эшләрен уздыру өчен киләсе ай башында түбәндәге апробация көннәре билгеләнгән: 1 декабрь – рус теле, беренче өлеш; 3 декабрь – рус теле, икенче өлеш; 8 декабрь – математика.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International