ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2015 ел
җомга

Коркачык станциясендә 13 ноябрьдә узган җомга намазы 

5 ноябрьдә Казан Ратушасында автобус ачкычлары, хоккей формасы һәм спорт инвентаре алу өчен сертификатлар тапшыру булды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ТР Авыл хуҗалыгы музеен оештыруга кереште. Музейның интерьерын һәм дизайнын эшләү һәм авыл хуҗалыгындагы җитештерүнең үсеш этаплары турында материаллар туплау башланды.

Ел башыннан бирле Биектау районы юлларында 1039 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, шулар нәтиҗәсендә 5 кеше һәлак булган һәм 59 ы төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, бу күрсәткечләрнең кимүенә дә карамастан, район юлларындагы вазгыять катлаулы булып кала бирә. Тәфсиллерәк мәгълүматлар алу өчен, ЮХИДИнең Биектау бүлеге начальнигы - полиция капитаны Раил Әминовка мөрәҗәгать иттек.

Мария Александровна Егорова хөрмәткә лаек гомер юлы узган.  Өлешләренә авыр сынаулар, Ватаныбыз язмышы өчен зур җаваплылык төшкән буын кешесе ул...

"Яшь йолдызчыклар" балалар театры төркеме бу әкиятне кыска вакыт эчендә өйрәнеп, 23 октябрь көнне мәктәп укучылары һәм балалар бакчасына йөрүче балалар өчен күрсәтте. 


12
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015-2016 уку елына “Электрон балалар бакчасы” автоматизацияләнгән мәгълүмати системасы аша 3351 бала кертелгән.

Бүген Казанда IT-паркта электр белән эшли торган машиналар өчен беренче җәмәгать кору станциясе тантаналы төстә эшләтеп җибәрелде, шулай ук беренче электрмобиль зарядка алды. Сынау чорында электрокарлар бушлай корылачак.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләрнең хокукларын саклау, вакытында һәм тулысынча аларга хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеген дәвам итә.


11
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

10, 11 ноябрь көнннәрендә Коркачык тимер юл разъезды поселогының мәктәбендә хәзерлек дәрәҗәсен күтәрү максатларында үткәрелә торган укытучылар семинары узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International