Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләрнең хокукларын саклау, вакытында һәм тулысынча аларга хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеген дәвам итә.
Хезмәт хакы түләү буенча башкарылган эш нәтиҗәләренә караганда, Татарстан Республикасы Лаеш районында транспорт өлкәсендә хезмәт куючы эре предприятие хезмәткәрләре алдында бурычларын кайтарып, 8,5 млн. сум хезмәт хакы түләгән.
Бу юнәлештә Министрлык эшчәнлеге дәвам итә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте