ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2015 ел
җомга

Бөтенроссия матбугатка язылу декадасы 2015 елның 3 декабреннән 13 декабренә кадәр узачак.

СССРның спорт мастеры Таһир Биккениев истәлегенә гер спорты турниры Биектауда инде унсигезенче тапкыр уздырыла. "Биектау" универсаль спорт залына йөздән артык спортчы җыелды. Ярышлар башланганчы, шәрәфле кунаклар һәм турнирны оештыручылар Таһир Газим улы Биккениевнең спорт комплексы янына узган ел - хөрмәтле якташыбызның 70 еллыгына куелган бюсты тирәсенә чәчәкләр салды.
 


19
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

24нче ноябрь көнне Казанның Идел буе халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырылачак. Әлеге чарага килүчеләр  предприятиеләрнең вәкилләре белән очраша, булган вакансияләр турында мәгълүмат ала, хезмәт һәм мәшгульлек сораулары буенча белешмәләр ала алачак. 

17 ноябрь көненә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15545 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атнага караганда 286 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,76% күрсәткечен тәшкил итә.

Бөтенроссия матбугатка язылу декадасы 2015 елның 3 декабреннән 13 декабренә кадәр узачак.


17
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Бөтенроссия матбугатка язылу декадасы 2015 елның 3 декабреннән 13 декабренә кадәр узачак.


16
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү көне алдыннан Федерация Советында геройлык һәм батырлык эшләгән балаларны хөрмәтләделәр. "Герой балалар" дигән чарада катнашучыларның иң кечкенәсенә - 7 яшь, ә иң өлкәне күптән түгел 16 яшьлеген билгеләп үткән.

Шушы көннәрдә "Мега” сәүдә үзәгендә Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакансияләр ярминкәсе үткәрде. Катнашучыларга 1400 вакансия турында мәгълүмат тәкъдим ителде.Ярминкә эшчәнлегендә шәһәрнең 30 предприятиясе вәкилләре катнашты.


14
ноябрь, 2015 ел
шимбә

Бар табигать елның шушы  фасылына хас булган алтынсу төсләргә күмелде, ләкин бу матурлык озак тормады. Салкын көннәр башланып,  яңгыр яварга тотынды. Бакчаларда күптән инде эшләр тәмамланды. Һәркем, салкыннар башланганчы дип, тырышып-тырмашып, уңышны җыеп, бакчасын чистартып калдыра. Кешеләр бакча эшләрен тәмамласалар, җәнлекләр, кышка әзерләнеп, үзләренә азык табып, аларны җыеп  куялар.

Уку елы башлану белән һәр елны  балалар бакчаларында  көз бәйрәмнәре билгеләп үтелә. Менә безнең "Бәләкәч"тә дә  "Көзге чор" атнасы башланды. Мондый чараларның максаты - балаларда күмәкчеллек, бер-берсенә шәфкатьле мөнәсәбәт тәрбияләү, уеннарда җитезлек һәм тапкырлыкны арттыру, шатлык бүләк итү. Бәйрәмнәрнең тагын шундый күркәм ягы бар, нәниләр анда уйнап, табышмаклар чишеп, биеп кенә калмыйлар, ә бәлки  табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булырга да өйрәнәләр. Чараларга әзерлек алдан ук башлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International