ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Кемнеңдер язмышына юл ярып бару, яңа эшне нульдән башлау, кадрлар җыю, аларны коллектив итеп туплау һәм яхшы җитәкче булу язылган. Моны теләсә кем булдыра алмый. Нина Васильевна Перфилова белән сөйләшкәндә, бу нәзакәтле сөйкемле ханымның гомер буе педагогларның зур коллективы җитәкчесе булганын күз алдына китерү кыен. Җитәкче генә түгел, остаз, укытучы, хезмәттәшләре - балалар бакчасы тәрбиячеләренең дусты да булган ул.


20
ноябрь, 2015 ел
җомга

25 ноябрьдә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында (Казан ш., Павлюхин ур., 57) сәгать көндезге 2дә “Күркәм гаилә” республикакүләм бәйгесенең финал туры уздырыла. Әлеге бәйге, бар яктан да булдыклы, авылның горурлыгы булырдай гаиләләрне ачыклау һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан, игълан ителгән иде. Финалда җиңү яулаган гаилә “Республиканың күркәм гаиләсе” исеменә лаек булачак.

Казанда булып киткән РФ хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчелеге вәкилләре хәбәр итүенчә,  Татарстан  Идел буе федераль округлары арасында зарарлы җитештерү өлкәсендә эшләүчеләр хезмәткәрләр саны буенча алдынгы урында тора. Монда заралы предприятие һәм оешмаларда Татарстанлыларның яртысыннан күбрәге хезмәт куя.

Биектауның  "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге Халыкара тәмәкедән баш тарту көне кысаларында "Тәмәкеңне ташла - конфет ал" дип исемләнгән акция оештырды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләрнең хокукларын саклау, вакытында һәм тулысынча аларга хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеген дәвам итә.

Бөтенроссия матбугатка язылу декадасы 2015 елның 3 декабреннән 13 декабренә кадәр узачак.

Алат мәктәбендә генерал-полковник Владислав Алексеевич Ачалов истәлегенә багышланган чаралар узды. Ул - Һава десанты гаскәрләренең элекке командующие, СССР оборона министры урынбасары, безнең мәктәпне тәмамлаган. Быел бу легендар кешегә - максатчан, көчле ихтыярлы, кыю һәм фидакарь кешегә - 70 яшь тулган булыр иде. Владислав Алексеевич илнең иң яшь генералы - 1 дәрәҗә "СССРның кораллы көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен" ордены белән бүләкләнгән унөч кешенең берсе булган.

Прокурор катнашуы чаралары күрелгәннән соң салымнар һәм иминият кертемнәре буенча барлыгы 21 млн 227 мең сумлык бурычлар түләнде.

Россия төбәкләре вәкилләре муниципалитетларның һәм хакимиятнең барлык баскычлары һәм тармакларының үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында Гомумроссия муниципаль берәмлекләр конгрессы әгъзаларының гомуми җыелышында сөйләште. Бу аспект бүген муниципалитетлар эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып тора.

Биектау районында Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы бу атнада чәршәмбе көнне булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International