Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Ромн Шәйхетдинов ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Ромн Шәйхетдинов ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы җитәкчеләре белән киңәйтелгән утырыш үткәрде. Тантаналы рәвештә Роман Шәйхетдинов “Татарстан почтасы” УФПС – “Россия Почтасы” ФГУП филиалы директоры Кузнецова Регина Викторовнага “Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсенең атказанган хезмәткәре” мактаулы исемен бирү турында белдерде.
2015 елның 21 ноябрендә «Биектау» спорткомплексында Татарстан Республикасының стритбол буенча чемпионаты узды. Ярышларда 7 команда катнашты: автомобиль транспорт һәм юл хуҗалыгы, казан вертолет заводы, машинатөзелеше профсоюзлары, оборон сәнгать командасы, Татфлот командасы, радиоэлектрон сәнгать хезмәткәрләре командалары.
2015 елда Татарстанда цифралы эфир вещание элемтәсе төзелеше тәмамлана. 24 ноябрь сәгать 13.00 Казанда (Троицкий лес,29) икенче цифралы передатчик җибәрү һәм ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, РТРС директоры урынбасары Борис Теребиленко һәм Татарстанда РТРС филиалы директоры Владимир Якимов катнашында матбугат очрашуы узачак.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә һәм 2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру, республика мәктәпләрендә әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, татар халкы теленә, тарихына кызыксыну уяту, күренекле шәхесләренең иҗатын барлау, өйрәнү, пропагандалау максатында гомуми белем оешмалары укучылары өчен 2015 нче елның 19 нчы ноябрендә «Шәҗәрәләр-нәсел агачы» исемендәге II төбәкара фәнни –гамәли конференция үткәрелде.
Хәзерге вакытта Татарстанда “IT-чемпион” акциясенең икенче этабы дәвам итә. Чара тәмамланырга әллә ни күп вакыт калмады инде – 30 ноябрьдә укучылар арасындагы иң популяр конкурсларның берсенә нәтиҗәләр ясалачак.
2015 нче елның 18 нче ноябрендә Татарстанның халыклар Дуслыгы Йортында Татарстан Республикасының күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонетлы мәктәп укучылары фестивале үтте.
Агымдагы елның 10 нчы ноябрьеннән 25 декабенә кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, 2015 елның 9нчы ноябреннән 2524-р номерлы ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар арасында грантларын алуга конкурс оештыра.
Бөтенроссия матбугатка язылу декадасы 2015 елның 3 декабреннән 13 декабренә кадәр узачак.
Чемпионаты мира по борьбе на поясах и по борьбе "корэш" прошли в Казани. Во Дворце единоборств "Ак барс" с 20 по 22 ноября боролись около 500 спортсменов из 35 стран мира.