2015 елның 1 декабрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Югары Ослан районы яшәүчеләре өчен гражданнар кабул итү чарасы үткәрә. Гражданнар кабул итү чарасы сәгать 13.00 алдан язылу буенча башкарыла. Үткәрү урыны: Введенская Слобода, Үзәк урам, 55 йорт.
«Ачык Татарстан» мәйданында бер ел эчендә 35 хокук проекты бастырылган.
Бөтенроссия матбугатка язылу декадасы 2015 елның 3 декабреннән 13 декабренә кадәр узачак.
25 нче ноябрь көнне Коркачык авылы " Черемушка" балалар бакчасында әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе уткәрелде.
Әниләрнең бәйрәме ул
Безнең дә көткән бәйрәм.
Җырлап - биеп күңел ачыйк
Бүген әниләр белән!
“Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге” дәүләт унитар оешмасының электрон мәгариф бүлегенең бша белгече Тамара Торовага ТР Премьер-министры И.Ш.Халиковтан рәхмәт хаты тапшырдылар.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм “Татмедиа” республикакүләм агентлыгы тарафыннан “Татарстан Республикасында дәүләт телләре саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында 2015 елның 24 ноябреннән 25 декабренә кадәр «Тере тел – тере милләт!» республикакүләм конкурсы үткәрелә.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең 15-16 ноябрьдә Финляндиягә һәм 19-20 ноябрьдә Люксембургка сәфәренә нәтиҗәләр ясадылар.
Татарстанда санлы цифрлы телевидение тапшыруларын үстерү буенча Федераль максатчан программаны чынга ашыру тәмамлана. Бүген Казанда икенче санлы тапшыручы эшләтеп җибәрелде. Тантаналы чара Россия теле һәм радиотапшырулар челтәренең (РТРЧ) республика филиалы территориясендә узды.
Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры беренче урынбасары Марат Гафаров рәислегендә социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өчьяклы комиссия эш төркеменең чираттагы утырышы узды.
5 декабрь көнне Коркачык авылы мәдәният йортында Биектау беренчелегенэ 2001 нче һәм аннан түбән елгы яшьләр арасында " Татар- башкорт көрәше" буенча бәйге уздырылачак. Максат: яшьләрне спортка җәлеп итү, куелган максатка ирешергә өйрәтү, үзара дуслыкны ныгыту. Бәйгегә рәхим итегез- ди мәдәният мөдире Рәсим Хәйруллин.