ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2015 ел
җомга

Алан-Бәксәр авыл җирлегенә караган Әсән авылы мөселман зияратына тимердән чүкеп эшләнгән яңа капка куелды.

13 ноябрь көнне Алан-Бәксәр авылында Әсән җаваплылыгы чикле ширкәтнен яңа төзелгән ашханә бинасында Корьән ашы үткәрелде.

Бүген, Казанда Халыклар дуслыгы йортында, “Күркәм гаилә” республикакүләм бәйгесе финалы барышында, “Мәгариф” журналы ТР Мәгарифне үстерү институты белән берлектә үткәргән “Авыл укытучысы – 2015” Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләре дә бүләкләнде.

26-27 ноябрь көннәрендә Казанда “Ана булу изгелеге”/“Святость материнства” Бөтенроссия программасының IV форумы уздырыла. Чара Илкүләм дан үзәге һәм Андрей Первозванный фонды тарафыннан “Истоки” максатчан капитал фонды һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән оештырыла.

18–25 ноябрь вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр эшкәртеп җитштерү өлкәсендә. Монда 123 кеше эшсез калган. Шулай ук эшсезләр калучылар азлап һәм күпләп сату өлкәсендә - 93 кеше.

24нче ноябрь көненә республикада эшсезләр саны 15926 тәшкил итә. Узган атнага караганда бу 147 кешегә күбрәк.  Шулай итеп, эшсезлек дәрәҗәсе 0,76% тиң. Эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 28784 вакантлы урын теркәлгән. Узган атнага гына оешмалар 1556 эш урыны тәкъдим иткән. 

Элеккерәк заманнарда безнең илдә кыз балаларны кечкенәдән үк кул эшләренә өйрәтеп үстергәннәр.

Усад урта мәктәбе укучысы Елизавета Долматова Россиядә беренче булып Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе булды.

24 ноябрь көнне Алан-Бәксәр авыл җирлеге Советының чираттагы 4 утырышы булды.

Олы Битаман авыл җирлеге башлыгы Фоат Габделхәй улы Сабитов авыл халкы белән очрашулар уздырды. Очрашуда авыл җтирлеге башлыгы килеп туган проблемалар белән уртаклашты, тоерроризм һәм экстремизм темаларына чыгыш ясады, авыл халкын игътибарлы, бердәм булырга өндәде һәм якынлашып килүче әниләр көне уңыеннан җыелышка килгән әниләрне киләчәк бәйрәм белән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International